Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Язучылар игътибарына! IV Халыкара Мәхмүт Кашгарый исемендәге хикәяләр бәйгесе

Төркиянең "Евразия" язучылар берлеге  IV Халыкара Мәхмүт Кашгарый исемендәге хикәяләр бәйгесе игълан итә.  Әсәрләр Татарстан Язучылар берлеге идарәсенә тапшырыла. Әсәрләрне соңгы тапшыру көне – 15 август, 2016 ел. Җиңүчеләр исемлеген игълан итү – 30 сентябрь, 2016 ел. Бүләкләрне тапшыру чараларын үткәрү – октябрь-ноябрь,  2016 ел.   ЖЮРИ: Язучылар берлеге идарәсе тарафыннан билгеләнәчәк.   ТАТАРСТАН БУЕНЧА БҮЛӘКЛӘР: Беренче урын – 3000 төрек лирасы. Икенче урын – 1500 төрек лирасы. Өченче урын  – 1000 төрек лирасы.   БӘЙГЕНЕҢ ШАРТЛАРЫ
  1. Катнашучылар үзләренең әсәрләрен билгеләнгән адрес буенча алып килергә, почта яки электрон почта аша җибәрергә тиеш.
  2. Бәйгедә катнашучы әсәрләр башка конкурсларда җиңгән булырга тиеш түгел һәм моңа кадәр беркайда да бастырылмаган булырга тиеш.
  3. Тема сайлау ирекле.
  4. Бәйгедә төрле темага икедән артык әсәр катнаша алмый. Һәр әсәр бер меңнән (1000) ким һәм ун меңнән (10 000) артык сүздән тормаска тиеш.
  5. Бәйгедә катнашучы әсәрләрдә бары тик псевдоним гына кулланыла ала; әгәр катнашучының шәхесен танытучы башка бер билге табылса, әсәр бәйгедән алына.
  6. Катнашучы, түбәндә китерелгәннәрне конвертка салып, псевдонимын язарга һәм аны әсәре белән бергә зур конвертка салырга тиеш:
-          шәхес таныклыгы; -          тулы адресы; -          биография; -          бер фоторәсем.
  1. Әсәр компьютерда 12 нче шрифт белән басылган булырга һәм алты  (6) данәдә җибәрелергә тиеш. Бәйгедә призлы урынны алучы әсәр киләчәктә китап итеп бастырылганга күрә, әлеге конвертта СD яки дискетага яздырылган Word форматында документ та булырга тиеш.
  2. Бәйгедә катнашучы әсәрләр кире кайтарылмыйлар һәм автор үзенең авторлык хокукларына дәгъва кыла алмаячак.
  3. Призлы урыннарны алган әсәрләрнең барлык хокукларына тулысынча “Евразия” язучылар берлеге ия булачак.
  IV. Халыкара Мәхмүт Кашгарый исемендәге хикәяләр бәйгесен Халыкара бәяләү комиссиясе 1. Азәрбайҗан: Анар; 2. Балканнар : Танәр Гүчлютүрк; 3. Гыйрак : М. Омер Казанжы; 4. Казахстан : Дандай Ыскак; 5. Кыргызстан : Кыдырали Конкабаев; 6. Үзбәкстан : Таһир Каххар; 7. Төркия : Осман Чевиксой; 8. Төньяк Кипр Төрек Җөмһүриятe: Исмаил Бозкурт.   Халыкара БҮЛӘКЛӘР Беренче урын – 15 000 төрек лирасы. Икенче урын – 10 000 төрек лирасы. Өченче урын – 7 500 төрек лирасы. Мактау бәяләмәсе – 2 500 төрек лирасы.   Халыкара бүләкләрне тапшыру тантанасы  Казахстанда Алматы шәhәрендә үткәрeләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев