Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Язучы турында китап

Язучы-прозаик, Фатих Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты Мәгъсүм Хуҗинның тууына 80 ел тулу уңаеннан Татарстан китап нәшриятында аның турында истәлекләр тупланган китап (төзүчеләре – язучы Ләбиб Лерон һәм Татарстан китап нәшриятының «Мирас» редакциясе мөдире Венера Камалиева) басылып чыкты. Әдипнең туган ягында – Саба районы Юлбат авылы мәдәният йортында әлеге китапны тәкъдим итү булды. Аңа чаклы Казаннан кайткан язучылар, кунаклар Байлар Сабасы зиратында Мәгъсүм Хуҗин каберенә чәчәкләр салды. Бу чараларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, язучылар Камил Кәримов, Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Рәдиф Сәгъди, Фәйрүзә Мөслимова, галимә Гүзәл Насыйбуллова, Мәгъсүм аганың сеңлесе Нурания Рәхимоова, кызлары Ләйсән белән Наилә катнашты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев