Язучы Әмир Мәхмүдов җирләнгәнче бер атна моргта яткан

Шагыйрь, язучы, филология фәннәре докторы, 90 елларда "Суверенитет" газетасы чыгарган Әмир Мәхмүдов 71 яшендә вафат булды. 15 майның кичендә аны автомобиль бәрдереп китә, алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук җан бирә. Үзе белән бернинди шәхси әйберләр, документ, кесә телефоны булмау сәбәпле 1 атна моргта ята. Морг хезмәткәрләре соңыннан гына язучының туганнарын ачыклап, аларга әлеге фаҗигале хәбәрне ирештерәләр.
Мәрхүм белән хушлашу чарасы ул яшәгән Татарстан урамы 7нче йорт каршында узды. Аны соңга юлга озатырга килүчеләр арасында замандашлары, хезмәттәшләре, сәнгать әһелләре, язучылар, туганнары бар иде. Әмир Мәхмүдовның соңгы елларда китаплары басылмаса да, әсәрләре газета-журналларда еш күренмәсә дә, ул соңгы көненә кадәр язган. “Ул гел иҗат дөньясында кайнады, аның бервакытта да эшсез утырганы булмады. Гел ашкынып нидер яза, киләчәккә планнар кора иде. Өмет белән алга карап яшәде. Йөзе һәрчак көләч, үзе ипле булды. Соңгы вакытта без бергә тормадык, ләкин мин аннан зарлана алмый. Ул гаиләдә чын тормыш иптәше, үрнәк әти була белде. Балаларны аеруча яратты, алар өчен эшләде, яшәде. Кызганыч, арабыздан бик иртә китте. Гомере шулай тиз өзелер дип кем уйлаган бит... Тәкъдиргә язылганнан узып булмый шул - диде язучының хатыны Сәгыйрә Мәхмүдова “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“Әлеге авария хакында телевизордан күргән идек, тик ул дип уйламадык”

“Безгә үлеме хакында бүген әйттеләр. Башта ышана алмый тордык. Әлеге авария хакында телевизордан күргән идек, тик ул дип уйламадык. Әмирне хастәхәнәгә илтеп торырлык булмаган, ул шунда ук үлгән. Бер атна моргта ятканына җан әрни”, - диде Сәгыйрә Мәхмүдова. Әмир Мәхмүдовның 5 кызы, 15 оныгы бар.

“Әмир Мәхмүдовның гомере сызылып үткән йолдыз кебек булды”

Әмир Мәхмүдовны туган ягында - Башкортстанның Әлшәй районы Габдрәшит (Әбдрәшит) авылында алып кайтып җирләделәр. “Көтмәгәндә авыр кайгы килде. Фани дөньядан бөек һәм даһи шәхес китеп барды. Әмир Мәхмүдовның гомере сызылып үткән йолдыз кебек булды. Кызганыч, бик аянычлы, фаҗигале, ялгыш үлем. Тел, милләт мәсьәләләре туган вакытта аның киңәшләре, тормыш тәҗрибәсе безгә бик кирәк иде. Заманында әлеге шәхес тел, милләт азатлыгы өчен көрәшеп кенә калмады, югары уку йортларында безнең балаларыбызны татар телендә сөйләшергә, аңлашырга өйрәтте һәм аларга белем бирүдә үзенең көчен кызганмады. Хәтерләсәгез, 1990 еллларда Әмир Мәхмүдов халыкны ияртеп, лидер буларак күп эшләр башкарды. Татарстанда мөстәкыйльлек һәм милли дәүләтчелек өчен көрәш җәелгән чорда ул үзенең публицистик мәкаләләре, митинглардагы кайнар чыгышлары белән милли рухлы киң җәмәгатьчелек алдында зур абруй казанды. Иҗаты хакында сөйләшсәк, аны һәр шагыйрь, язучы олылап искә ала. Әмир Мәхмүдовның укучылары һәрвакытта да күп булды. Ул иҗат иткән “кирпич” калынлыгындагы “Әмир иле” китапларын татарлар яши торган барлык төбәкләрдә зур кызыксыну белән укыдылар. Татар мәдәнияте өчен биниһая изге гамәлләр кылган каләмдәш дустыбызның урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын”, - диде үзенең чыгышында Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов. 1992 ел. С. Биктимеров фотосы.

“Эшләмәгән эшләре калды”

Тәлгат Галиуллин (әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм язучы): “Бик зур югалту. Гади, эчкерсез, киң күңелле, талантлы язучыны белгән һәркем өчен зур кайгы бу. Җир җимертеп эшләп йөргән, шат күңелле дустым яшәргә тиеш иде әле. Ул тормышны яратты, дөньяның бар матурлыгын күреп калырга ашыкты. Бирелеп кошлар сайраганын тыңлый, табигатьне күзәтә иде. Без озак еллар бергә эшләдек, гел аралашып торырга туры килде. Бергә яшәгән чаклар да булды. Без Әмир белән Казан дәүләт педагогия институтында бергә укыдык. Шул вакытта, ул бөтен иҗтимагый чараларда катнаша иде. Принципиаль карашлы кеше, сәясәтче сыйфатларына ия булуы белән аерылып торды. 1990 елларда “Суверенитет” дигән газета чыгарды. Татарстанның мөстәкыйльлеген саклау һәм гамәлгә ашыру өчен тырышты. Татар әдәбиятын, халыкның рухиятен үстерүгә зур өлеш кертте. Әмир – киң колачлы шәхес иде. Ул милли рухлы шагыйрь. Икенчедән, ул бөек шәхесләрнең иҗатын ныклап өйрәнгән. Мәсәлән, Муса Җәлилне генә алыйк. Аның тормышы буенча декларация яклады, иҗатын бөеккә күтәрде. Соңгы көндә ул бик кызык проза әсәрләре язды. Кыскасы, киң колачлы һәм һәр яктан үрнәк шәхес иде. Әлбәттә, аңа әле тормышның тәмен белеп, гөрләп яшисе иде. Чөнки ул беркайчан да кешеләргә начарлык эшләмәде, үз сүзен өздереп әйтә иде. Аның белән иҗат, киләчәк турында сөйләшә идек. Шуны да әйтергә кирәк, ул татар халкының киләчәге, аның телен, гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләсендә олы көрәшче иде. Әмирнең иҗат планнары бик зур иде, миңа гел шалтыратып нәрсә язуы хакында әйтеп торды. Ни сәбәпледер, ул соңгы вакытта язучылардан читләште, аерылды. Ләкин эшләмәгән эшләре күп калды”.

“Аның кебек булырга омтыла идем”

Фоат Галимуллин (татар әдәбияты белгече, КФУ профессоры, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре): “Татар җәмәгатчелеге, мәдәнияте бик зур югалту кичерә. Бу көтелмәгән хәбәр булды. Әмир Гобәйдулла улы - зур шәхес иде. Аны тугандаш Башкортстан җире үстерде. Шунда беренче адымнарыннан ук, ул киң мәйданга омтылганын күрсәтте. 1969 елда Мәскәүнең Н.К.Крупская исемендәге педагогия институтының эстетика һәм эстетик тәрбия факультеты каршындагы аспирантурага укырга керде. Авылда тәрбияләнеп, гап-гади шартларда үскән егетнең Мәскәүдә белем алуы, үзе бер батырлык булып тора. Әлеге уку йортын тәмамлаганнан соң, ул зур белгечкә әйләнде. Мин аңа һәрвакыт игътибар итәм, үрнәк ала идем. Аның кебек булырга омтыла идем, чөнки ул Мәскәү матбугатын да яулап алган шәхес. Казанга кайткач та ул үзенең ныклы әзерлеген күрсәтте. Галимҗан Ибраһимов исемендәге институтта зур, фәнни тикшеренүләр алып барды. Фәндә мондый эшләр алып бару өчен ныклы ихтияр, үз-үзеңгә тәлапчәнлек, оештыра белү сәләте кирәк. Әмир Мәхмүдов безнең генә түгел, Европа һәм рус әдәбиятының гореф-гадәтләрен дәвам итеп иҗат итте. Сибгәт Хәким, аның “Матурлык дөньясында» дигән беренче шигырьләр җыентыгына бик югары бәя биреп язды. Безгә әлеге бөек шәхестән башка калу бик кыен. Тик бернәрсә дә эшләп булмый”.

“Татарлар кешенең кадерен үлгәч тә белми”

Ркаил Зәйдулла (шагыйрь, прозаик һәм публицист): “Мин Әмир абый белән бик якыннан аралаштым дип әйтә алмыйм. Ләкин мин аны балачактан ук беләм. Кечкенә чакта Батыр районының “Авангард” газетасында Әмир Мәхмүдовның Муса Җәлил хакында язган әсәрен укыдым. Казандагы билгеле язучының район газетасына язуы миңа бик сәер тоелды. Әмир абый педагогия институтында минем сеңлемне укытты, бүген әлеге хәбәрне аңа әйткәч, түзә алмыйча елап җибәрде. Әдәбият, милләт мәсьәләсендә Әмир абый кебек халыкчан кешеләр бик сирәк. Аның сүзе, эше һәм гамәлләре безгә шушы авыр вакытта бик кирәк иде. Без аның эшчәнлеген еш кына искә төшерәбез. Безнең әдәбиятыбыз өчен бик зур югалту, чөнки ул мөһим вакыйгалар эчендә кайнаган, шул тарихны үзе ясаган кеше. Кызганыч, татарлар кешенең кадерен үлгәч тә белми. Соңгы вакытта Әмир абый язучылардан бераз гына аерылды. Былтыр аны Сахарова урамында күргән идем, шул вакытта да читкәрәк “каерылды”. Мин аны аңлыйм, чөнки 90 елларда шаулап яшәгән кешегә система үзгәргәч, рухи яктан авыр була”. Белешмә: Әмир Мәхмүтов 1947 елның 28 июнендә Башкортстанның Әлшәй районы Габдрәшит (Әбдрәшит) авылында туган. Туган авылында – сигезьеллык, район үзәге Раевкада урта мәктәпне тәмамлагач, 1965–1969 елларда Бөре шәһәрендәге педагогия институтының рус филологиясе бүлегендә белем ала. Институтта укыганда, студентларның “Яшьлек” исемле әдәби иҗат түгәрәген җитәкли, Уфадан килгән күренекле язучылар белән очрашулар оештыра. 1969 елның көзендә шагыйрь конкурс тәртибендә Мәскәүнең Н.К.Крупская исемендәге педагогия институтының эстетика һәм эстетик тәрбия факультеты каршындагы аспирантурага кабул ителә. Ләкин шул ук елның ноябрь аенда аны армиягә алалар. 1970 елда хезмәт юлын узганнан соң, аспирантурада укуын дәвам итә һәм Муса Җәлил иҗатының идея-эстетик үзенчәлекләре турында фәнни хезмәтен язып тәмамлый (Кандидатлык диссертациясен ул соңрак – 1980 елда Казанда яклый). Аспирантурада уку елларында Әмир Мәхмүдов, диссертация язу белән бергә, иҗат эше белән дә шөгыльләнә – шигырьләр, мәкаләләр яза. Аның шигырьләре Башкортстан һәм Татарстан көндәлек матбугат битләрендә басыла. Муса Җәлил, Сибгәт Хәким, Гариф Ахунов иҗатларына багышланган мәкаләләре һәм әдәби процесска караган башка язмалары “Советская Россия”, “Литературная Россия”, “Литературная газета” кебек газеталарда басыла, “Шәрык йолдызы”, “Сибирские огни”, “Смена”, “Звезда Востока” журналларында дөнья күрә. Белешмәдә "Татар википедиясе" һәм "Мәйдан" журналлары мәгълүматлары файдаланылды. Әмир Мәхмүдов, аспирантураны тәмамлап Казанга кайткач, берникадәр вакыт “Татарстан коммунисты” журналы редакциясендә һәм телевидениедә, 1975–1981 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының иҗтимагый фикер тарихы бүлегендә фәнни хезмәткәр булып эшли. 1980 елда яшь галимнең рус телендә Муса Җәлилнең эстетик карашларын, эстетик идеалын анализлауга багышланган монографиясе басылып чыга. Институтта эшләү дәверендә язучы “XIX гасыр ахыры–ХХ йөз башында татар халкының алдынгы эстетик карашлары” исемле фәнни хезмәтен язып тәмамлый. Шактый вакыт узганнан соң, 1989 елда “Торжество прекрасного” исеме белән Татарстан китап нәшриятында басылып чыга. Тагын да соңрак, 1999 елның язында, шул хезмәт-монография нигезендә Әмир Мәхмүдов Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гыйльми советы каршында докторлык диссертациясе яклап, филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә ала. 1981 елда язучы Казан дәүләт педагогия институтының татар әдәбияты кафедрасына укытучы булып күчә. 1985 елда доцент дәрәҗәсе ала. Студентларга әдәбият фәне һәм эстетикадан лекцияләр уку вазифасыннан тыш, ул студентларның “Илһам” исемле әдәби иҗат берләшмәсенә җитәкчелек итә. Шигърият өлкәсенә килгәндә, шагыйрь беренче шигырьләре әле мәктәптә укыганда ук Әлшәй район газетасында басыла башлый. Тугызынчы сыйныфта чагында “Башкортстан пионеры” газетасы оештырган яшь каләмнәр конкурсында аның шигырьләре беренче урынны яулый. Шул вакытлардан бирле ул шигъри әсәрләре белән Башкортстан һәм Татарстанның республика матбугатында, соңга таба русча тәрҗемәдә үзәктәге газета-журналларда даими басыла. 1983 елда Сибгәт Хәким язган кереш сүз белән “Матурлык тантанасы” исемле беренче шигъри җыентыгы, тагын дүрт елдан “Мәңгелек моң” дигән икенче китабы дөнья күрә. Башлангыч иҗат чорында Әмир Мәхмүдовка Дәрдемәнд, Һади Такташ, Наҗар Нәҗми, Евгений Евтушенко кебек шагыйрьләрнең тәэсире көчле була. Иҗатында ара-тирә модернистик шигырьләр очравын да ул шуның белән аңлата. Узган гасырның туксанынчы елларында Әмир Мәхмүдовның актив җәмәгать эшлеклесе һәм принципиаль карашлы көрәшче, сәясәтче сыйфатларына ия булуы ачыклана. Татарстанда мөстәкыйльлек һәм милли дәүләтчелек өчен көрәш җәелгән чорда ул үзенең публицистик мәкаләләре, митинглардагы кайнар чыгышлары белән милли рухлы киң җәмәгатьчелек алдында зур абруй казана. 1990 елның ахырыннан алып 1998 елга кадәр Әмир Мәхмүдов Татарстанның мөстәкыйльлеген саклау һәм гамәлгә ашыру максаты белән оештырылган “Суверенитет” комитетын җитәкли. Аның татар һәм рус телләрендәге язмалары “Суверенитет”, “Независимость” (“Бәйсезлек”), “Коммерсант Татарстана” газеталары, “Бәйсез Ватан” журналы аша нәтиҗәле эшләр башкара. Әмир Мәхмүдов – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Рамил Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: