Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Явызлык символы" дип саналган СС рейхсфюреры Гиммлерның көндәлекләре басмага әзерләнә

СС рейхсфюреры Генрих Гиммлерның Мәскәү өлкәсендә табылган көндәлекләре басмага әзерләнә. Бу хакта Германиянең Build таблоиды яза. "Үлем лагерен" оештыручыларның берсе булган, тарихчылар тарафыннан "бөек инквизитор, явызлык символы" итеп сүрәтләнгән Генрих Гиммлер үз көндәлекләрендә шәхси тормышы хакында яза. Мәсәлән, ул үзенә башта массаж ясатканын, ә аннары 10 кешене атып үтерүгә фәрман биргәнлеген бәян итә. Көндәлекләрдә шулай ук Гиммлерның Бухенвальдта тәмле ризыклардан авыз итүе турында истәлек бар. Басма көндәлекләрдә Мәскәүдәге Германия тарихы институты галимнәренең шәрехләре дә урын алачак. Көндәлекләр 1938-1944нче елларга карый. Кулъязма Россия оборона министрлыгының Подольск шәһәрендәге архивында табылган иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев