Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшьләр арасында эшмәкәрлекне үстерү өчен Татарстанга 6,8 млн сум акча бүлеп бирелгән

Татарстан яшьләр арасында эшмәкәрлекне үстерү өчен 6,8 млн сум акча алачак. Бүген РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 9 июлендә имзаланган 1458нче карары  басылган. Россия Хөкүмәте 53 төбәккә федераль бюджеттан 229,5 млн сум күләмендә субсидия бүлеп биргән. Алар яшьләр эшмәкәрлеген үстерүгә ярдәм чараларын тормышка ашыру белән бәйле чыгым йөкләмәләрен финанслашу өчен тотылачак. Акчалар "Икътисади үсеш һәм инновацион икътисад" дәүләт программасының "Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү" ярдәмче программасы кысаларында Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык төбәкләр арасында үткәргән конкурс нәтиҗәләре буенча бирелә. Субсиядиләр "Россиянең яшь эшмәкәре" Бөтенроссия конкурсыныд төбәк этапларын, өлкән сыйныф укучылары өчен укыту курсларын үткәрү һәм 30 яшькәчә кешеләрне эшмәкәрлек белән шөгыльләнүгә өйрәтү өчен сарыф ителә ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев