Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшел Үзәннең 11 укытучысы район башлыгының грантына лаек булган

Яшел Үзәндә укучыларны республика, бөтенроссия олимпиадаларына югары дәрәҗәдә әзерләгән укучытучыларның хезмәте бушка китмәгән. 11 педагог район башлыгының грантына лаек булган, дип хәбәр итә yashel-uzan.ru сайты. Александр Тыгин Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов ярдәме белән педагогларга Санкт-Петербург шәһәренә турис­тик юллама бүләк итте. Өч көн дәвамында төньяк башкаланың гүзәллегенә сокланып, музейларда булып, укытучылар хис-кичерешләргә баеп кайтты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев