Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшел Үзәндә Шәһәр көнендә чәчәк фестивале үткәреләчәк

Яшел Үзән шәһәрендә чәчәкләр күргәзмәсе оештыруның тарихы ярты гасырдан артык. Ул шәһәрнең үзәгендә чәчәкле сәгать һәм шәһәр паркы янында уздырыла торган булган. Кызганыч, соңгы елларда әлеге традиция онытылды. Хәзер бу күркәм бәйрәмне яңартырга исәпләре, дип яза "Яшел Үзән" газетасы. Шәһәр Советы депутатлары инициативасы белән чәчәкләр күргәзмәсенең форматын киңәйтергә карар кылганнар. Бу гадәти фестиваль генә булмаячак, ә тәрбияви чара да. Чөнки шәһәр һәм районны төзекләндерү өчен экология, дизайн, үсемлекләр өлкәсендә яңа алымнар куллануда яшелүзәнлеләр үз өлешен кертә ала. 30 август - Шәһәр көнендә узачак «Чәчәкле Яшел Үзән» фестивалендә берничә бәйге уздырыла. «Оригиналь бүлмә гөле» конкурсында төрледән-төрле бүлмә гөлләре үстерүчеләр катнаша ала. Үзенчәлекле формасы, төсе, күләме белән аерылып торган гөл яратучылар өчен ул. «Искиткеч уңыш» конкурсы аеруча популяр булыр кебек, ни дисәң дә, ел да әллә нинди кызыклы формаларга кереп үскән җиләк-җимеш, яшелчәне бакчачылар еш очрата. "Быел да бакчагызда башкаларны да гаҗәпкә калдырырлык уңыш алгансыз икән, бәйгегә рәхим итегез!" - дип укучыларына мөрәҗәгать итә район газетасы. Шушы 2 конкурста жюри 5 җиңүчене билгеләячәк һәм аларга кызыксындыру бүләкләре тапшырылачак. «Балалар – тормышыбыз чәчәге» балалар костюмнары бәйгесендә 1 яшьтән 14кә кадәрге малайлар һәм кызлар катнаша ала. Яшелүзәнлеләр чәчәк темасына теләсә нинди материалдан балалар костюмнары ясап, бәйрәмдә тантаналы йөрештә катнаша ала. Өч җиңүче билгеләнәчәк. Барлык катнашучыларга — грамота, кызыксындыру бүләге, ә җиңүчегә — супер-приз. «Чәчәкле Яшел Үзән» фестивалендә катнашырга теләүчеләр 20 августка кадәр Ленин урамы, 44нче йортта урнашкан «Синяя птица» гаилә клубына гариза бирә ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев