Яровая законын үтәү зарур - дин әһелләре

Мәскәү җәмигъ мәчетендә Россия мөфтиләр шурасының Куркынычсызлык буенча комитеты түгәрәк өстәл уздырган. Бу хакта шураның матбугат хезмәте хәбәр итә. Чарада Россия мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббасов, комитет җитәкчесе полковник Сәет-Мөхәммәд Әсәмбаев, Россия төбәкләре мөселманнары Диния нәзарәтләре вәкилләре катнашкан. Түгәрәк өстәлдә күптән түгел кабул ителгән “Яровая законы” турында да фикер алышканнар. Искәртеп үтик: "закон" 20 июльдә үз көченә керде. “Татар-информ” хәбәрчесе утырышта катнашкан дин әһелләре белән элемтәгә чыгып, аларның әлеге төзәтмәләргә бәйле фикерләрен белде. РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең эчке эшләр департаменты директоры Али Хәсәнов: “Яровая законы”н үтәү – зарурият” Али Хәсәнов “Яровая законы”ның кабул ителүен, шуңа күрә аны үтәүнең бүген зарурият булуын әйтте. Түгәрәк өстәлдә төбәкләрдән килгән дин әһелләренә хәзерге вакытта мөселманнарның әлеге законны бозмыйча ни рәвешле эшчәнлек алып барырга тиешлеге аңлатылган, бу хакта тәфсилле мәгълүмат ирештерелгән. Чарада катнашкан прокуратура вәкилләре тарафыннан да законның ашыгып кабул ителүе һәм аңа төзәтмәләр кертергә кирәклеге искәртелгән. Али Хәсәнов фикеренчә, терроризм һәм экстремизмга каршы төзәтмәләр дәүләт файдасына эшләргә, әмма террористлар азрак булсын дип тырышкан мөселман оешмаларының хокукларын чикләмәскә тиеш. “Гомумән, бу законга бәйле сораулар шактый. Шундый бәхәсле мәсьәләләрнең берсе, әйтик, мөселманнарның торак биналарда урнашкан гыйбадәт йортлары статусына бәйле. Һәрхәлдә, киләчәктә законга төзәтмәләр кертү көтелә. Әмма аларның нинди булачагы төгәл билгеле түгел”, – диде ул. Түгәрәк өстәлдә дин әһелләренә мөрәҗәгать итеп, законга кагылышлы фикер-тәкъдимнәрен юллау тәкъдиме белән чыкканнар. Сүз уңаеннан, аларны dum.smr@gmail.com электрон адресына җибәрергә була. Рязань өлкәсе имам-мөхтәсибе Рәшид Бултачеев: “Түгәрәк өстәл тынычландырды: элек ничек эшләгән булсак, шул рухта дәвам иттерәбез” “Яровая законы” безнең барыбызда да борчу уятты. Төзәтмәләрнең иеговистлар, десятниклар һәм башка дини агымнарга бәйле рәвештә кабул ителүен аңлыйбыз. Әмма закон барлык кешеләр өчен дә уртак, шуңа аны катгыйландыру мөселманнарга да, православиелеләргә дә, башка традицион конфессияләр вәкилләренә дә кагыла, диде Рәшид Бултачеев. Ул түгәрәк өстәлдә Россия мөфтиләр шурасының Куркынычсызлык буенча комитеты хезмәткәрләренең дин әһелләрен билгеле бер дәрәҗәдә тынычландыруына игътибарны юнәлтте. Элек ничек эшләгән булсак, шул рухта эшләвебезне дәвам иттерәчәгебез билгеле булды, диде. Төзәтмәләрнең аерым блогы “миссионерлык эшчәнлеге”нең нәрсә икәненә төгәл бәя бирә. Аерым алганда, законның мәчеттән тыш урыннарда миссионерлык эшчәнлеге алып баруны тыюы аңлашылмаучылыклар тудырган иде. Түгәрәк өстәлдә бу мәсьәләгә дә ачыклык кертелде: дини бинадан тыш урында бер дин вәкиле икенче дин вәкилен үз диненә чакыра алмый. Закон гыйбадәт йорты рәвешендә файдалану өчен торак бинаны торак булмаган итеп үзгәртүне дә тыя. Бу да билгеле бер борчу уятты, чөнки безнең өлкәдә дә шәхси торак йортларны арендага алып торган кайбер дини оешмалар бар. Әмма “Яровая законы”нда бу уңайдан төзәтмәләр бар, ягъни торак йорт дини оешма тарафыннан арендаланган очракта анда гыйбадәт кылу тыелмый. Мөселманнар төзәтмәләрнең ифтар, җеназа уздыру кебек гамәлләргә киртә кую ихтималы уңаеннан да борчу белдергәннәр иде. Әмма бу йолалар миссионерлык эшчәнлеге саналмый, шуңа әлеге закон маддәләренә эләкми, дип ачыклык кертте Рәшид хәзрәт Бултачеев. Искәртеп үтик: вөҗдан, дин иреге һәм дини берләшмәләр турындагы закон таләпләрен бозып башкарылган миссионерлык эшчәнлеге өчен гражданнарга 5 меңнән 50 меңгә, юридик затларга 100 меңнән 1 млн сумга кадәр штраф яный. Яңа нормалар буенча, дини оешмалар тараткан әдәбият, аудио- һәм видео материаллар маркировкаланган булырга тиеш. Җинаять кодексында "халыкара террорчылык" дигән яңа состав пәйда булды, анда гомерлеккә иректән мәхрүм ителүгә кадәр җәза каралган. Террорчыллыка өндәү яки аны интернетта аклау 1 млн сумга кадәр штраф яки 5-7 елга кадәр иректән мәхрүм итү белән яный. Экстремистик оешма, экстремистик җәмгыять эшчәнлеген оештыру, экстремистик эшчәнлекне финаслау өчен дә җәзалар катгыйланды. Уйлап эшләнгән террорчылык өчен яшь чиге 14 яшькә кадәр киметелде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: