Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Яңа Гасыр", БСТ кебек милли каналларның телевидение пультында үз урыны барлыкка килергә мөмкин

Россия Президенты Владимир Путин һәр субъекттагы бер телеканалны мәҗбүри һәм һәркем карый ала торган каналлар исемлегенә кертү турындагы законны имзалады. Пульттагы 21 нче төймәне кабель операторлары региондагы милли каналга бирергә тиеш. Хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күргән закон 22 июньдә Дәүләт Думасы тарафыннан хупланган һәм 29 июньдә аны Федерация Советы раслаган. 21 нче төймә җирле каналга бирелә. Бу хокукка ия булу өчен канал ике шартны үтәргә тиеш. Беренчедән, бу канал тапшыруларын региондагы халыкның яртысыннан артыграгы карау мөмкинлегенә ия булуы шарт. Икенчедән, канал милли булырга тиеш. Милли каналның нинди булуы да билгеләнгән - телеканалның ким дигәндә 75 процент тапшырулары милли телдә яки милли дип аталырга хокуклы булырга тиеш.  "Массакүләм мәгълүмат чараларының милли продукциясе" терминына да ачыклык кертелгән. Бу рус телендәге һәм РФ халыкларының телләрендәге тапшырулар дигәнне аңлата. Чит ил тапшыруларын тәрҗемә итү, дубляж, субтитр милли продукция дип танылмаячак. Хәзерге вакытта кабель операторлары өчен 20 мәҗбүри каналның урыны билгеләнгән. 1 нче һәм 2 нче мультиплекска (цифрлы каналлар пакеты исемлеге) керүче каналларның урыны кабель операторлары өчен дә мәҗбүри. 1 мультиплекска керүче 10 канал: 1 канал, Россия1, Матч ТВ, НТВ, Петербург – 5 канал, Россия Культура, Россия 24, Карусель, ОРТ, ТВ Центр. 2 мультиплекска керүче 10 канал: Рен ТВ, Спас, СТС, Домашний, ТВ-3, Пятница, Звезда, МИР, ТНТ, Муз ТВ. Кабель операторлары бу исемлеккә кергән каналларның урыннарын (пульттагы кайсы "төймәдә" булуын) үзгәртергә тиеш түгел. Калган каналларны кабель операторлары үзләре теләгән "төймәгә" урнаштыра ала. Ул телевизор караучылар өчен уңайлы 21 нче урында да булырга да, 100 нче позициягә дә күчерелергә мөмкин. Кабель операторлары, үз бизнесларыннан чыгып, региональ, милли каналларны да төрле "төймә"ләргә күчереп йөртә иде. Бу закон кабул ителгәннән соң, кабель операторлары 21 нче урынны региональ милли телеканалга билгеләп куярга тиеш. Бу каналның тәгаен кайсы булачагы сайлап алу юлы белән билгеләнә, ә сайлап алу тәртибен РФ Хөкүмәте билгели. Россиядәге мәҗбүри 20 канал исемлегенә милли, региональ каналлар кертелмәү төбәкләрдә зур борчу тудырган иде. Региональ телекомпания җитәкчеләре бу канунны милли телевидение өчен куркыныч тудыра дип белдерделәр. Мәсәлән, авыл җирендә яшәүче кешеләр рус телендәге 20 каналны бушлай карый алачак, ә милли телевидениене карар өчен кешегә яки кабель операторына акча түләргә, яки спутник тәлинкәсе урнаштырырга тиеш.  Ике мультиплекста бары тик рус каналлары гына булу тамашачының милли канал тапшыруларын карау мөмкинлекләрен чикли. Хәзер кабель операторлары өчен мәҗбүри,ә тамашычалар өчен бушлай каналлар исемлегенә 21 нче канал - төбәктәге милли канал кертелә. Әмма бу мәсьәләнең тулаем чишелеше түгел, чөнки эфир сигналлары (антенна) аша бушлай таратыла торган каналлар исемлегенә милли каналлар әлегә кертелмәде. Антенна аша югарыда телгә алынган 20 каналны гына бушлай карап булачак. Шуңа да карамастан, "Башкортостан" телерадиотапшырулар компаниясе" дәүләт унитар компаниясе (БСТ) директоры Галим Якупов бу яңалыкка сөенечен белдерде. "Бу барлык региональ каналларга статус өсти. Мәҗбүри һәм барлык тамашачылар да бернинди чикләүләрсез карый ала торган статус турында әйтәм. Мин киләчәккә оптимизм белән карыйм, эфир дулкыннары аша да безнең каналлар чикләүләрсез тарала алыр һәм өченче мультиплекс кабул ителер дип уйлыйм. Безнең каналлар дигәнебез - Татарстанда ТНВ һәм Башкортостанда БСТ", -диде Галим Якупов. БСТ җитәкчесе бу канунны беренче адым дип саный. "Региональ каналлар өчен мультиплекста урын табылыр дип өметләнәм", - диде Галим Якупов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев