Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яңа ел каникулларында ял көннәре тәртибе билгеле булды

Татарстан халкы Яңа ел бәйрәмнәренә ун көн ял итәчәк. Бу турыда Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Каникуллар 2018 елның 30 декабреннән башланып, 2019 елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. 29 декабрь, шимбә көнендә булган ял көне 31 декабрь, дүшәмбе көнгә күчерелә. 29 декабрьдә эш сәгате 1 сәгатькә кыскара. 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар — Яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар — Раштуа бәйрәме.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев