Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Иделем акчарлагы" бәйгесенә әдәби әсәрләр 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә

“Идел” яшьләр үзәге тарафыннан уздырылган XVII “Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесенә эшләр 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Бәйге 3 этаптан торачак. Яшь язучылар проза, поэзия, драматургия, балалар әдәбияты һәм детектив жанрларында язылган әсәрләрен җибәрә ала. Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче яшь каләм ияләре катнаша ала. Катнашучыларның яше 14тән алып 30га кадәр. Бәйгенең максаты - талантлы яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру. “Иделем акчарлагы”ның оештыручылары – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм “Идел” яшьләр үзәге. Бәйге 3 этаптан гыйбарәт. I этап – әдәби әсәрләрне кабул итү (2017 елның 25 апреленнән 30 сентябренә кадәр). II этап – сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү (2017 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр). III этап – йомгаклау өлеше: алдан төзелгән программа нигезендә, әсәрләре жюри тарафыннан уңай бәяләнгән конкурсантлар өчен өч көнлек иҗат мәктәбе оештыру (2017 ел ноябре). Иҗат мәктәбендә оештыручылар яшь язучыларга остаханәләр, экскурсияләр һәм кызыклы шәхесләр белән танышу әзерли. Былтыр XVI “Иделем акчарлагы”на 70-80 эш кабул ителеп, III турга 30га якыны чыккан иде. «Идел» яшьләр үзәге 2000 елның 1 сентябреннән татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар өчен тәүге тапкыр «Иделем акчарлагы» бәйгесен оештырып җибәрә. Ул традицион рәвештә ел саен уздырылып килә. Гаризалар “Идел” яшьләр үзәгенә юллана.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев