Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

XI Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарында механизаторлар көрәшчеләрдән калышкан

Узган атнада Саратов шәһәрендә XI Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарының финал бәйгесе тәмамланды. Татарстан командасы быел гомумберенчелектә - 5нче урында. Гәрчә узган ел татарстанлылар икенче урынны яулаган иде. XI Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары программасына барлыгы 17 төр буенча ярыш кертелгән иде: армспорт, билбаулы көрәш, волейбол, гер спорты, җиңел атлетика, мас-рестлинг, мини-лапта, бура уены (городки), өстәл теннисы, аркан тартышу, полиатлон, самбо, спортның өч төре, сыер савучылар, печән чабучылар, механизаторлар һәм гаиләләр ярышы. Бәйгедә Россиянең 67 төбәгеннән 2 меңгә якын кеше катнашкан. Саратовтан кайткач та, “Татар-информ” хәбәрчесе Татарстанның “Уңыш” физкультура-спорт оешмасы җитәкчесе Видади Мәхмүтов белән элемтәгә керде. Аның сүзләренә караганда, республика журналистларының бу теманы яктыртмавы кызганыч. “Бу ярышларда беркайдан сатып алынмаган, үзебезнең авылларда үскән егетләр һәм кызлар катнаша”, - дип башлады сүзен Саратовка барган делегация җитәкчесе. В.Мәхмүтов белдергәнчә, Татарстан спортчылары ярышларның 12 төрендә катнашкан. Спортчылар арасында Әгерҗе, Актаныш, Саба, Мамадыш, Кайбыч, Кукмара, Буа, Балтач районнарыннан вәкилләр булган. Ярыш нәтиҗәләре буенча татарстанлылар гомумкомандалар беренчелегендә бишенче урынны яулаган. Дөрес, үз төркемнәрендә (800 мең һәм аннан да күбрәк авыл халкы булган төбәкләр арасында) безнекеләргә тиңнәр табылмаган. Сүз уңаеннан, бу төркемдә Башкортстан, Дагыстан, Чечен Республикасы, Мәскәү өлкәсе, Кырым Республикасы, Ростов өлкәсе кебек көчле төбәкләр чыгыш ясый. Абсолют беренчелектә исә беренче урында – Төмән, икенче урында – Омск, өченче урында – Саратов өлкәләре. Узган ел Татарстан Воронежда узган шул ук бәйгедә гомумберенчелектә икенче урында калган иде. “Самбо осталары, сыер савучылар һәм механизаторлар бераз гына өметне аклап бетермәде. Начаррак чыгыш ясауның сәбәбен җиңел аңлатырга мөмкин. Беренчедән, спортта гел уңышларга гына ирешеп булмый, абынулар да була. Икенчедән, бирегә без 70 процентка яңартылган команда алып бардык. Күпчелек мондый зур ярышларда тәүге тапкыр чыгыш ясады”. Шуңа да карамастан, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге безнең команда чыгышыннан канәгать калган. Нинди спорт төрләрендә безнекеләр уңыш казанган соң? Гадәттәгечә, билбаулы көрәш осталарына тиңнәр табылмаган. Айнур Гатиятуллин – беренче, Алинә Мөхәммәтханова белән Римма Садыйкова – икенче урыннарда. Көрәшчеләр дигәннән, тулысынча диярлек татарча көрәш вәкилләреннән төзелгән Саба һәм Балтач егетләре (Динар Маннанов, Нияз Зарипов, Данис Закиров, Азат Галиев, Ирек Гарипов, Рөстәм Заһидуллин, Рәдис Сәмигуллин) аркан тарту ярышларында беренче урынны яулаган. Армспортта – Әгерҗедән Гөлчәчәк Хәкимова (1 урын), печән чабучылар арасында – Актаныштан Рузилә Гарифуллина (1 урын) белән Равил Хаҗиев (3 урын), спортчы гаиләләр арасында ярышта Кайбычтан Григорьевлар гаиләсе (1 урын), мас-рестлингта – Буадан Гүзәл Хәйбулова белән Флера Хәкимовалар (2 урыннар), самбодан Кукмара егетләре Айрат Шәнгәрәев белән Энҗе Йосыповалар (2 урыннар) да “Уңыш” оешмасы җитәкчесе тарафыннан макталуга лаек дип белдерелде. Шулай итеп, Татарстан командасы авыл спортчылары ярышында барлыгы 7 алтын, 6 көмеш һәм 1 бронза медаль яулаган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев