Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

VII Бөтенроссия авыл Сабан туе ике көнгә исәпләнгән

VII Бөтенроссия авыл Сабан туе, “Татар-информ” МА алдан хәбәр иткәнчә, Ульяновск өлкәсенең район үзәге булган Иске Кулаткы авылында үткәреләчәк. Татар халкының әлеге милли бәйрәме 2 көнгә исәпләнгән, ягъни 3-4 июньдә була. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты биргән программа буенча, 3 июньдә көннең икенче яртысында сәгать 3тән 7гә кадәр мәдәни-экскурсион программа каралган, 8дән 11гәчә үзәк стадионда кичке Сабан туе үткәрелә. Соңгысын Татарстан Республикасы мәдәният осталары концерт программасы дип күзалларга кирәк. 4 июньдә иртәнге 9да Иске Кулаткы «Гөлчәчәк» балалар бакчасында кечкенәләр өчен төбәкара балалар Сабан туе башлана. Шул ук вакытта олылар Сабан туе мәйданы да эшен башлый. Сәгать 9дан кичке 6гача биредә күргәзмәләр, милли аш-су, азык-төлек ярминкәләре эшли. VII Бөтенроссия авыл Сабан туеның ачылу тантанасы сәгать 11дә башлана. Аннары 1 нче яртыдан кичке 6гача мәдәни күңел ачу мәйданчыгында концерт, милли уеннар һәм спорт ярышлары уздырыла, балалар мәйданчыгы, парасабантуй мәйданчыгы, осталар шәһәрендә күргәзмә-сәүдә эше оештырыла, декоратив-гамәли сәнгать әйберләре тәкъдим ителә. Биредә Татарстан Республикасының инвестицион күргәзмә, авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе мәйданчыклары эшли. Шулай ук киномобиль эше, ГТО нормаларын тапшыру мәйданчыгы эше оештырыла. Милли көрәш һәм ат чабышларын сәгать 1 нче яртыда башларга ниятләнә. Татарстан концерт мәйданчыклары да 1 нче яртыда ачыла, кичке 5кә кадәр мәдәни программа буенча бәйрәмгә килүчеләрнең күңелен күтәрә. Кичке 4тә бәйрәмнең йомгаклау өлешен - җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын башларга планлаштырылган. Шунда ук 2017 елда VIII Бөтенроссия авыл Сабан туе хуҗасы булачак Пенза өлкәсе Әләзән авылына Сабан туе эстафетасын тапшыру тантанасы да каралган. Иске Кулаткыдагы Бөтенроссия авыл Сабан туе кичке 6да эшен төгәлли. (Казан, 18 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев