Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Узган атнада Татарстанда яшәү минимумы күләме арткан

Узган атнада Татарстанда яшәү минимумы күләме 0,65 процентка (яки 42 сум 60 тиен) арткан һәм 6568 сум 01 тиен тәшкил иткән. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә. Шул ук вакытта республикада яшәүчеләрнең азык продуктларына чыгымнары 0,47 процентка (яки 14 сум 36 тиен) кимегән һәм 3045 сум 74 тиен тәшкил иткән. Азык-төлек булмаган товарларга чыгымнар 270 рублей 47 тиен тәшкил иткән. Шулай ук кулланучыларның минималь бюджеты күләме 0,16 процентка (яки 21 сум 70 тиенгә) арткан. Ул 13 мең 883 сум 11 тиен тәшкил иткән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев