"Үзеңне эзләп тапсаң, үзеңнең юлыңнан барсаң, сине кеше дә хөрмәт итә" - Лилия Сәләхетдинова (әңгәмә, видео)

Инвалидлар декадасы уңаеннан "Татар-информ" агентлыгы шагыйрә, җырлар авторы, "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә проектлар кураторы Лилия Сәләхетдинова белән интервью оештырды.

"Иң зур ярдәм - сүз"

- Лилия, хәйрия фондлары, хәйриячеләр күп, ә сез ничек уйлыйсыз - мөмкинлекләре чикле кешеләргә иң зур ярдәм нәрсә? Һәр кеше ничек ярдәм итә ала? - Чыннан да хәйрия фондлары күп. Аллага шөкер, дип әйтергә кирәк. Гадел юл белән акча туплап, чыннан да кирәкле кешеләргә ярдәм итәләр икән, бу бик әйбәт. Шул ук рәткә безнең “Ярдәм” хәйрия ислам фонды да керә. Үзебезнең тәҗрибәдән чыгып, шуны әйтәсе килә: “Иң беренче ярдәм – ул, әлбәттә, сүз”. “Кешене сүз белән коткарып та була. Кешене сүз белән юк итеп тә була”, - дип юкка гына әйтмиләр. Сүз, иң беренче чиратта, ул информацион яктан да ярдәм булырга мөмкин, психологик яктан да булырга мөмкин һәм, әлбәттә, төрле яклап булышырга тырышырга кирәк. - Сезнең өчен яшәргә көч бирүче төп әйбер нәрсә ул? - Яшәргә көч бирүче төп әйбер, әлбәттә, якыннарның, дусларның терәк булуы. Әгәр дә син үзең тырышып кына нәрсә дә булса эшлисең икән, синең кайчан да булса көчең бетә. Теләгең дә бетәргә мөмкин, мин кемгәдер кирәкме икән дигән уйлар да килә башлый. Ә инде сиңа терәк булырдай: “Әйе, син булдырасың һәм бернигә карамый яшәргә тырышырга кирәк”, - дигән сүзләр, әлбәттә, кешене коткара. Терәк кирәк. Психологик яктан ярдәм кирәк. Әлбәттә, безнең хәйриячеләребез күп кешеләргә финанс ярдәм дә күрсәтеп, мөмкинлекләр ача. Аллага шөкер, андый кешеләр юк түгел, әмма барыбер кешеләр хәйриячелек белән шөгыльләнсеннәр иде. Үзләренә ярдәм итәр өчен түгел, реклама өчен түгел, ә үзләре өчен ярдәм итәргә тиеш, чөнки ул ярдәм кешегә файдалы булырга тиеш.  

“Безнең язмышны җәза итеп түгел, ә сынау итеп кабул итәргә кирәк”

- Сез үзегезгә сорау биргәнсездер: нишләп мин дә башкалар кебек тумадым икән дип (гафу итегез шундый сорау биргәнгә). Бу сорауга ничек җавап таптыгыз? - Әйе, чыннан да, мин нәрсәгә бу дөньяга мондый булып туганмын, ни өчен минем язмышым шундый дигән сораулар ислам диненә ныклап кереп киткәнче күп килә иде. Ә инде халык белән тигез аралаша башлагач, иҗат өлкәсендә дә бераз күтәрелгәннән соң, мәчеттә, “Ярдәм” фондында эшли башлаганнан соң минем мондый сорауларым тулаем ук юкка чыгып бетмәсә дә, азайды. Чөнки бик күп сорауларга мин Коръәннән җавап таптым. Ни өчен сыналуыма мин җаваплар табарга тырышам. Кешеләргә әйтәсем килә: “Безнең язмышны җәза итеп түгел, ә сынау итеп кабул итәргә кирәк. Әгәр җәза итеп кабул итәбез икән, безнең тормышыбыз тәмугка әйләнә. Ә инде без аны сынау дип кабул итәбез икән, безгә үзебезгә үк җиңеллек килә. Сезне күргәч, моңсуланып, җәлләп китеп бармый: “Эх, бу мескен икән”, - дип түгел, ә “Карале, яшәргә омтыла, ә мин утырам зарланып”, - дип әйтергә мөмкин. Иң беренче чиратта, үзеңне позитив якка алырга кирәк. - Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәрендәге герой Мәһдүм, киресенчә, бу сынауны кирегә, дингә каршы бора һәм үзен тудыручыга үпкәли. Шундый фикерләр дә ишетергә туры киләме сезгә мәчеттә? Мондый кешеләргә нәрсә әйтер идегез? - Беләсезме, юк. Чөнки мәчеткә килеп җиткән кеше ул баскычны инде үткән. Алар ул баскычны үткәч кенә мәчеткә килә алалар. Тормышта шушы баскычны үтмичә алар мәчеткә килеп җитә алмый. Алар өйләрендә кемнәндер гаеп эзләп, кемнедер гаепле дип санап утыралар, әмма шушыны үткән кеше генә өметләндерү үзәгенә килеп җитә ала, чөнки ул әле җәмгыять белән күрешергә, каршылыкка әзер булмый. Җәмгыятьнең усал чаклары була. Була ялгыш сүз белән рәнҗеткән чаклары. Мин үзем турында әйтмим. Мин бу вакыт аралыгын үттем инде. Казанга беренче килгәч, мин моның белән күзгә-күз очраштым. Мин аны усаллыктан димим. Кешеләр аңлап җиткермәде, чөнки кешегә аңлатырга кирәк. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр – алар шул ук кешеләр, ләкин аларга күбрәк сынауны җиңәргә кирәк. Алар шул ук кешеләр, бернинди дә аермалылыгы юк. Ул шулай ук эшләргә, яшәргә тырыша. Ике аягында йөргән кеше дә тиз генә уңышларга ирешә алмый, чөнки күп кенә кешеләребез, ир-атларыбыз эчкечелеккә бирелә, хатын-кызларыбыз начар юлдан китәргә мөмкин. Шушылардан туктап калыр өчен, әлбәттә, өйрәтергә кирәк - кеше эшле булырга тиеш. Үзеңне хезмәткә багышласаң, синең юк-барга вакытың калмый. - Сез шушындый кешеләргә көч табар өчен нәрсә киңәш итәр идегез? - Авыр хәлдә калган кешеләргә, шушы авырлыкка очрагач, үз-үзләренә ябылмауларын киңәш итәсе килә, чөнки әгәр сез үз-үзегезгә йомылып каласыз икән, бу үзебезгә-үзебез дошманлык тудырачак. Әгәр дә без кешеләрне үз яныбызга җибәрмәсәк, үз кайгыбыз белән утырып калсак, без бу өчпочмактан чыга алмаячакбыз. Өй, ялгызлык һәм үзең. Бу өчпочмактан чыгу бик авыр булачак һәм кайвакыт бу, әлбәттә, үз-үзеңне юкка чыгару белән дә тәмамлана. Күп кенә яшьләр дә, олырак кешеләр дә, мәсәлән, юл һәлакәтенә очрагач йөри алмый башлый яисә тагын нәрсәдер. Мәсәлән, куллары, аяклары хәрәкәтсез кала һәм алар үз-үзләренә йомылалар. Андый кешеләргә чыннан да авыр була, чөнки тумыштан гарип булып тусаң, ул синең язмышың һәм син аның белән килешәсең. Телисеңме, теләмисеңме, бернәрсә дә үзгәрми. Әлбәттә, кайбер инвалидларга вакытында медицина ярдәме булса, вакытында финансланган булса, бераз тернәкләнеп була, әмма күп очракта гарип туган балалар, андый кешеләр үз язмышлары белән килешергә тиеш була. Алдан ук янында терәкләре булганнарны шулар коткарып кала. Мәсәлән, бик күп кешеләрнең авариядән соң дуслары юкка чыга. Ир-атмы ул, хатын-кызмы - ул тулы тормыш белән яши-яши һәм авариядән соң ул беркемгә дә кирәкми. Дустына да кирәкми, кайвакыт туганына, хатынына, иренә дә кирәкми. Балалары да баш тартырга мөмкин. Менә бу очрак иң авыры, әлбәттә. Үткән елны кыш көне шундый хәл булды. Миңа бер егет шалтырата. “Лилия, минем сезнең белән күрешәсе килә. Минем гаиләдә мәшәкатьләр бар, хатын белән”, - ди. Мин аңа: “Ярый, килегез”, - дидем. Сөйләшеп утырырга гына инде. Мин аңа бернинди дә ярдәм итә алмыйм. Бары тик психологик яктан гына. Икенче көнне бу юк. Ярый, мин әйтәм, дуслашканнардыр. Бер ай үткәч бу миңа шалтырата. Мин хәзер больницада ятам, ди. Шул төнне авариягә эләккән бу. Нәрсә өчен? Ул эчкән һәм авариягә эләккән. Аның биленнән аста бернәрсә дә эшләми. Хатыны балаларын алып киткән. Бу бер ялгызы калган. Әти-әниләре күптән юк. Әнисе шулай ук авариядә үлгән. “Миңа нишләргә? Мин үз-үземә берәр зыян эшләсәм, зур гонаһ аламмы?”, - ди. Минем совещание башы. Шунда мин аңа ярты сәгатьтән, бер сәгатьтән шалтыратам, дидем. Ул миңа: “Син миңа әйт кенә, зур буламы, кечкенәме?”, - ди. Мин зур гонаһ була дидем. Шунда мин аңа: “Әйдә бер сәгатьтән шалтыратам”, - дидем. Шалтыратам, бер сәгатьтән инде башка кеше ала телефонны. Караватта асылынып үлгән. Мин шаккаттым. Кешене коткарып калу өчен күп кирәкми. Чыннан да сүз кирәк. Өлгерү кирәк, янында терәк булу кирәк, чөнки аның янында туганы булса, ул бу эшне бәлки кылмаган булыр иде. Әлбәттә, бу аның язмышы, ул язмышка язган һәм аны үзгәртеп булмый иде, әмма ләкин яныңда терәк булса, башка төрле булыр иде.

"Җәмгыятьне тәрбияләргә кирәк"

- Сез ничек уйлыйсыз - безнең җәмгыять мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә ничек карый? - Җәмгыять? Җәмгыятьне тәрбияләргә кирәк дип саныйм мин. Мәсәлән, безнең “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгенә, “Ярдәм” мәчетендә күрмәүчеләр, саңгыраулар, телсезләр бар. Бер үк вакытта саңгырау, телсез, сукырлар да бар. Коляскадагы инвалидлар, култык таягы белән йөрүчеләр, протезда йөрүчеләр. Алар төрле-төрле. Моны күрүче балаларга инвалидлар турында "Алар начар кешеләр" дип аңлатмыйсың, ә аларның саулыгы начаррак, аларга сезнең ярдәм кирәк, дип аңлатасың. Балаларда әти-әни инстинкты эшли һәм алар кешеләргә барыбер игътибарлы булалар. Мәсәлән, бер шундый хәл. Мин Казанга беренче килгәч, ул инде ничә еллар элек, Бауманда шаккаткан идем кешенең усаллыгына. Авылда бит үзеңнекеләр, ияләшкән. Ә монда килдем һәм күрәм - әниләр балаларын минем яннан алып китәргә тели. Коляска ул бит инде транспорт, балалар кызыксына, һәм алар минем яныма килделәр. Боларның әниләре балаларын тотып алып “Улым, аның янына барырга ярамый! Ярамый сөйләшергә!” - дип, йолкып алып киттеләр. Мин бер юлы бер апага бардым да, сорадым. “Ә нишләп шулай эшлисез? Баланы биздерәсез. Бәлки, ул ярдәм итәргә теләгәндер? Миңа, әлбәттә, хәзерге вакытта аның ярдәме кирәкми, ләкин үскәч, бәлки, ул кешеләргә мәрхәмәтле булыр”, – дидем һәм апа миңа нишләп шулай эшләгәнен аңлатып бирә алмады. Ул берсүзсез калды, аннары мин калдырдым да, китеп бардым. Чөнки анда сүз дәвам итүдән мәгънә юк иде дип саныйм. Белмим, ул апа үзенә нинди нәтиҗәләр ясагандыр. Шундый вакытта кешедән сорап, уйга калдыру, минемчә, файдалы, чөнки кеше үзе дә белми, нигә шулай эшли. Менә бу көтүлеккә бүленү дөрес түгел. Балаларны тәрбияләргә кирәк. - Чит илдә инвалидлар урамда йөри, ә бездә юк кебек. Кешегә ничек җиткерергә аларның барлыгын. Аларның бары өйләреннән генә чыга алмауларын? - Җиткерергә тырышабыз, тырышмыйбыз түгел. 3 ел элек Татарстан күләмендә “Жемчужина Татарстана” дигән бәйге үтте. Казанга килүемнең сәбәбе дә шунда дип әйтә алам, чөнки мин шул бәйгедә катнашырга килдем. Безнең хатын-кызларны анда гүзәллелек, матурлык сыйфатларын чагылдырырга җыялар. Мин үземне гүзәл дип санамасам да, мин дә язып җибәрдем, чөнки монда кешенең уңышлары, кешенең алган ниндидер үрләре чагыла. Мин мөселман хатын-кызы буларак катнаштым. Шунда без хатын-кызларны күтәреп чыга ала идек. Шулай ук безнең тернәкләндерү үзәгендә минем кураторлыкта “Бер-беребезгә булышыйк” дигән проект бара. Анда без култык таякларында, протезларда һәм коляскада йөрүчеләрне (төрле яшьтәге, чикләнмәгән, бары 17 яшьтән башлана гына) без аларны җыябыз һәм ике атна тернәкләндерү уздырабыз. Шушы ике атна эчендә алар үзләрен эзләп табалар. Бәлки, берсе шигырьгә өйрәнеп китә. Бәлки, бераз саулыгын да тазартып китә, чөнки безнең массаж караватлары, массаж кәнәфиләре бар. Аларны өйдә булдырып була, әмма безнең ир-атларның пенсиясенә аны алу мөмкин түгел. Без аны берничәне алып куйдык һәм инвалидлар шунда килеп, бушлай шөгыльләнәләр. Минем бу проектны булдыруым да безнең Татарстанда дип әйтик инде 18 яшьтән узган инвалидларга, кызганычка каршы, ике елга бер генә бирелә торган санаторий путевкалары бар. Ләкин мин үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, ул путевкалар бирелми. Бирелсә дә, бик аз бирелә. Шуңа күрә безнең инвалидлар өйдә утырырга мәҗбүрләр. Социаль яклау бүлекләре булышырга тырыша, әмма әллә без шулкадәр күбәйдек, әллә аларның мөмкинлекләре шулкадәр чикләнде, машина табып, каядыр бару мөмкинлеге бер 5-10 процент дип әйтә алам. Безнең тернәкләндерү үзәге – ул бердәнбер. Яшькә, милләткә карамыйча (без мәчеттә эшләсәк тә, милләткә, дингә карамый) җыябыз. Бездә менә хәзерге вакытта чуашлар да, руслар да, татарлар да бар. Алар, Аллага шөкер, 25 кеше бик матур итеп, дус гаилә булып хәзер безнең тулай торакта яшиләр һәм дәваланалар.

"Үзеңне эзләп тапсаң, үзеңнең юлыңнан барсаң, сине кеше дә хөрмәт итә"

- Кешенең бәхетле булуы нәрсәгә карап бәяләнә? Кемдер бит бөтен нәрсәсе булса да, үзен бәхетсез санарга мөмкин. - Бәхет өчен күп кирәкми, әмма кем үзе өчен нинди биеклек, планка куя инде. Минем өчен бәхет – ул шушы эшемдә исән-сау эшләү, иҗатымны дәвам итү, тагын китаплар чыгару. Шулай ук, бәлки, бер проектны гамәлгә ашыру. Мәсәлән, хәзер Казанның мәхәлләсе Мәскәү, Киров районы белән килешү төзеде. Без параолимпия уеннарына инвалидларны әзерлиячәкбез һәм, иншәАллаһ, әгәр дә бу эш барып чыкса, яшьләр безгә тартылса (анда 35 яшькә кадәр яшьләр санала), алардан башлангыч спортсменнары ясасак, киләчәктә параолимпия уеннарына җибәрерлекләрне әзерлисебез килә. Безнең заллар, укытучылар, тренерлар бар. Киләсе елга без ныклап шушы эшкә тотыначакбыз. Алла боерса, теләге булган кешеләр шулай ук гаризалар бирә ала. - Сез шундый рухланып сөйлисез! Үзе сәламәт булып та, төшенкелеккә бирелеп, үзен таба алмыйча йөргән кешеләр турында нәрсә уйлыйсыз? - Нәрсә әйтим инде? Алла ярдәм бирсен инде, иң беренче чиратта. Әгәр без үз-үзебезне бетерсәк, безне таптап китәчәкләр. Шуңа күрә без көчле булырга, бер-беребезне яклап, саклап яшәргә тиешбез. Ярдәм кирәк булса, оялмаска кирәк. Синең нинди дә булса ярдәмең кешегә тия алса, булышудан да оялмаска кирәк, чөнки бик күп гарип, мөмкинлекләре чикле кешеләр мин үзем дә гарип, мин кемгә булыша алам дип, өйдә утырырга мөмкиннәр. Бу ялгышлык. Һәркем кемгә дә булса булыша ала. Психологик яктан, мәгълүмати яктан кайгыртып була. Мәсәлән, ДЦПлы инвалидларның күбесе йөри, алар ярдәм итә ала. Үзеңне эзләп табарга кирәк, чөнки гомер – ул шушы бүгенге көн белән бармый. Бер көн әти-әниләрсез, туганнарсыз да калырга мөмкинбез. Алла сакласын! Үзеңне барыбер шушы көнгә әзерләргә кирәк. Үзеңне эзләп тапсаң, үзеңнең юлыңнан барсаң, сине кеше дә хөрмәт итә. Син үзеңне яратсаң, сине кеше дә ярата. - Үзеңне ничек эзләп табарга? - Син нәрсәгәдер хәвәс икән, сине чынлап нәрсәдер кызыксындыра икән, син бу эшне эшләргә өйрәнергә тиеш. Син үзеңә мин моны белергә тиеш дип максат куярга тиеш һәм нинди дә булса яктан сиңа мөмкинлекләр ачыла. Мәсәлән, мин шигырьләр яза башлаган вакытта үзем өчен генә яза идем һәм шулай әкрен генә әти-әнигә әйтмичә шигырьләремне матбугатка җибәрә башладым. Алар басыла, кеше күрә башлады. Әлбәттә, әти-әни дә күрә башлады инде аны. Әкрен генә минем беренче китабымны чыгару идеясы туды. Мин социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать иттем һәм районыбызның администрациясе ярдәме белән ул чыкты. Бер әйберне күргәч, икенче әйбер кирәк. Ул йомшак тышлы гына иде. Аның шатлыгы бик зур иде, әлбәттә. Бераз гына вакыт үтте дә, минем каты тышлыны чыгарасы килә башлады. Анда да миңа ярдәм иттеләр. 500 данә тираж белән без аны чыгардык. Өченче китабым “Ярдәм” типографиясендә, Казанда чыкты. Анысы 1000 тираж белән. Хәзер дүренче китап өстендә эшлим. Дүртенче китап минем дини форматта. Фәлсәфи яктанрак булачак, ә инде бишенче китапны мин тәрҗемә белән телим. Мәсәлән, яртысы татарча һәм шул ук шигырьләр рус телендә. Бәлки әле инглиз теленә күчереп булыр. Кем уйлаган? Бәлки тагын берәр өстәмә төрки телдә. Планнар юк түгел. Уйлыйм тагын аудиокитаплар чыгарырга. Аудиокитаплар бик кирәк, чөнки безнең кешеләребез күп һәм аларның да үзләренең тыңлап карыйсылары килә. Ярый, без аларга укып күрсәтәбез, әмма аларда бит ул китаплар калмый. Аудиокитап ясасаң, ул аны кайчан тели, шунда кабызып тыңлый ала.

"Яшьләргә киңәш - әгәр дә сезнең буш вакытыгыз бар икән, хәйрия төркемнәрендә кешеләр белән элемтәгә керегез"

Хәзер мөмкинлекләр күп. Шул ук интернет. Югары технологияләр заманы. Шуңа күрә бу югары технологияне дөрес куллана да белергә кирәк. Интернетта юк-бар белән генә шөгыльләнү түгел, ә кирәкле әйберләр белән дә шөгыльләнергә кирәк. Яшьләргә дә шундый киңәш бар. Әгәр дә сезнең буш вакытыгыз бар икән, хәйрия төркемнәрендә кешеләр белән элемтәгә керегез. Әлбәттә, башта тикшерергә кирәк ул чынмы, түгелме, чөнки башка кешеләрнең фотоларын куеп та акча җыючылар бар. Мохтаҗ кешеләрне тикшереп, сез аларга бер сәгать эчендә репостлар ясап, бу кешеләр турында дусларыгызга сөйләп, булыша аласыз. Чөнки сез сөйләсәгез генә алар ышаначак. Ят кешеләргә язудан бик мәгънә юк, чөнки дусларыңа сөйләсәң, ул дусларына сөйләсә, бу иң үтемле чара. Әгәр дә кешеләр бер-берсенә тапшырып, шулай булышсалар, бәлки хәйрия фондларының кирәге дә калмас иде.

"Ник Вуйчич безне оялмаска өйрәтте"

- Күптән түгел Казанга Ник Вуйчич килде. Сезгә аның тәгълимәте, аның фикерләре якынмы? Алар белән килешәсезме? Бездә кешеләрне шулай өнди алырлык кешеләр бармы? - Ник Вуйчич, әлбәттә, соклангыч кеше. Аның язмышы үзенә бертөрле, чөнки безнең аякларыбыз, кулларыбыз эшли. Аның, кызганычка каршы, аяклары да, куллары да юк, әмма аны кызгану мөмкин түгел, чөнки аның тормышы, нинди генә сәламәт кешене алсаң да, аннан әйбәтрәк. Аның теләге, аның омтылышлары зур. Ул әле һаман да омтылып, планнар белән яши. Аның балаларын үстерүе, шундый чибәр хатын белән яшәве безнең дә матур гаилә төзеп яшәргә хакыбыз, мөмкинлекләребез бар дигәнне күрсәтә. Безнең үзәктәге мөмкинлекләре чикле кешеләр әйтә: “Без өйләнә, кияүгә чыга алмыйбыз. Безгә кем карый", - диләр. Бу дөрес түгел, Ник Вуйчич безгә үрнәк. Ул аягы, кулы булмаган килеш тә шундый гаилә төзеде. Безгә, әлбәттә, Татарстанда да, Россия күләмендә дә инвалид була торып, үрнәккә куярдай кешеләребез күп - гаилә төзегән кешеләр, бик матур гаилә тормышы алып баручылар. Минем дә гаиләле, бик матур гаилә тормышы алып баручы танышларым күп. Бер зарланмыйча, балаларын нянькаларга бирмичә. Социаль яклау бүлекләре аларга баланы карашырга караучы тәкъдим итә. Ләкин алар баш тарталар. Ул безнең бала, аны без тәрбияләргә тиеш, диләр. Ул безне санлап яшәргә тиеш дип, чөнки әгәр дә аны ниндидер ят кеше карый икән, ул ятлар арасында гына булачак та инде. Әлбәттә, эштә булсаң, карарга вакыт кирәк инде, ләкин әгәр дә синең үзеңнең балаңны карарга мөмкинлегең бар икән, нишләп аны ят кеше кулларына тапшырып, ят кешенең сүзен кертергә. Ник Вуйчич безне оялмаска өйрәтә. Ул безгә мөмкинлекләрнең чиге юклыгын, безгә офыгыбыз ерак икәнне аңлата. Ул безгә чыннан да үрнәк ир-ат. Үрнәк гаилә башлыгы һәм аның хатынына олы хөрмәт. Әлбәттә, күпме генә карасак та, аның да мәшәкатьләре күп. Аны карау, тәрбияләү дә зур җаваплылык сорый, ләкин тормышка шушындый карашта яшәмәсә, тормышка елмаеп карамаса, аның янында беркем дә була алмас иде. Беркем дә аны күтәрмәс тә иде, булышмас та иде. Барсы да үзебездән тора.

"Фәнис Яруллин иҗаты мине үстерде"

- Сезгә шагыйрәгә буларак сорау. Сезгә кемнең шигърияте якын? Хәзерге заман шигърияте турында нәрсәләр уйлыйсыз? - Кемнәрне укып үстем мин? Ул да булса, Фәнис Яруллин. Аның язмышы, аның шушы сынаулар аша үтүе һәм аның гаиләсе, пар канаты Нурсөя апаның аңа терәк булып, карап яшәве. Фәнис абыйның сынмаган рухы, аның ныклы терәге, аның иҗаты мине үстерде, чөнки чыннан да аның китапларын укый-укый минем дә шагыйрә буласым килде. Үземнең фикерләремне ак бит белән бүлешәсем килде. Мин моны бик озак вакытлар өйрәндем. Шагыйрьлек ул, әлбәттә, күңелдән чыкса да, аны дөрес итеп кешегә тапшыра белергә кирәк. Шуңа күрә минем өчен Фәнис абый Яруллинның иҗаты бик зур роль уйнады. Минем Сагыйров кебек рәссам буласым килгән иде. Ул авызы белән рәсем ясый иде. Мин ул әйбердән читләштем. Ялкауландым. Бу үзенчә дөрес, чөнки әгәр кеше үзен төрле якка үстерергә теләсә, ул бөтен мөмкинлегеннән дә колак кагарга мөмкин. Шуңа күрә син булдыра алсаң, шушы юлдан барырга кирәк дип саныйм. Үзеңне вакларга ярамый.

"Җәлләү умыртка баганасын тагын бер кат сындырган кебек була"

- Сезнең “Яшиселәр килә” дигән җырыгызга клип төшерелгән. Шуннан чыгып әйтәм. Сезнең тормыш девизыгыз нинди? - Ни булса да, түзәргә. Ни генә булса да, сөенечтән дә, мәсәлән, артык шатланырга да ярамый. Кайгыларга артык көенергә дә ярамый. Барысы да үтә торган әйберләр. Бу дөнья өч көнлек. Нәрсәгәдер көенеп утыру, нәрсәгәдер артык сөенү шулай ук һәр әйбер үзенең кысаларында булырга тиеш. Үз-үзеңне вакытында кулга алырга кирәк. Ә Ринас Әхмәтовның “Яшиселәр килә” дигән җыры. Ул безнең автор башкаручы һәм без аның белән бик ныклап иҗат итәбез. Без аның белән төрле темаларга язабыз. Мәхәббәт турында да. “Яшиселәр килә” дә фәлсәфи, тормышның авыр ягын да күрсәтеп, без клип төшердек. Клипта хатын-кыз, чаңгыдан шуганда егылып, умыртка баганасын авырттыра. Ире аның янәшәсендә кала, балалар үстерәләр һәм иренең терәге аны аякка бастыра дип әйтәсем килә. Әлбәттә, операциядән соң. Ләкин ире янында булмаса, ул хатын-кыз да  үзен-үзе юкка да чыгарырга мөмкин иде. Фантазия ягыннан без аны башка калыпка да сала ала идек, әмма без аны шундый рухта ясадык. Ул хатын-кыз торды, аякларына басты һәм яшәвен матур гына дәвам итте. - Син никах, ЗАГС вакытында вәгъдә бирәсең. Авырлык килсә дә, ташламаска дип. Менә бу сүзләр чыннан да гамәлдә булырга тиеш. Сүздә генә түгел. Әгәр дә синең пар канатың инде син сайлаганда ук гарип икән, мәсәлән, әгәр дә юл һаләкатенә очрап, шул хәлдә кала икән, без инде моны дөрес кабул итәргә тиеш. Без аны, иң беренче чиратта, җәлләргә тиеш түгел. Әгәр дә без җәлләгәнебезне күрсәтәбез икән, кем ашадыр ялгыш әйттертәбез икән, мәсәлән, бүлешәбез: “Мин аны җәлләп кенә торам инде. Мин аны кызганам инде”, - дип. Шартлы әйтсәң дә, кеше аны җиткерергә мөмкин. Бу кызгануны белдертергә ярамый һәм кызганырга кирәкми, чөнки кызгану, әйтәләр бит, умытрка баганасын тагын бер кат сындырган кебек була, чөнки кеше сине җәлләп яши дип уйларга мөмкин. Яратуның, туганлык хисләренең юкка чыгуын уйларга мөмкин кеше. Ул бәлки кайбер очракта юкка да чыгадыр, әмма моны белдертергә ярамый. Әгәр дә синең балаларың бар икән, мәсәлән, син балаң хакына гына да яшәргә тиеш түгел. Әгәр дә кешегә авыр икән, үз парың белән сөйләшергә кирәк. “Гафу ит, мин болай булдыра алмыйм. Сиңа авырлык китерәсем килми. Син бәлки яхшырак кешен табарсың. Минем көчемнән килми бу”, - дип әйтә белергә кирәк. Әгәр дә син яратасың икән, яратуыңны дәвам итәргә. Аңа терәк булырга, аны күтәрергә. Кешеләр алдына алып чыгарга оялмаска кирәк. Мәсәлән, безнең шундый гарип кешеләр бар. Аларның гомерләренә бер театрга барганнары юк. Паркка барганы юк. Үткән курсларда бер шундый кеше белән бергәләп театрга бардык. Театрдан кайтканда бу 30 яшьлек кеше елый. Без аннан нәрсә булды дип сорадык. Бу әйтә: “Мин гомеремә беренче мәртәбә театрга килдем. Минем беркайчан да өйдән чыкканым юк. Өйдә генә утырам”, - ди. Моның бөтен кичерешләре, уйлары шулай күз яше белән чыкты һәм хәзер ул үзе актив рәвештә дуслары белән театрга йөри. Ул үзенең сүзен әйтергә оялмый башлады. Аның сүзләре начар аңлашылса да, ул хәзер үз сүзен әйтә белә. Кешене өеннән тартып чыгарып, берәр җиргә алып барып кайту да кешенең тормышын үзгәртергә мөмкин дип әйтергә телим мин.

"Планнар булырга тиеш"

- Курсларны оештыру да шушы максатта. Безнең бу ике атналык курсларда алар театрларга баралар. Аларга кунаклар, җырчылар, журналистлар килә. Аларның теләкләрен, хыялларын, максатларын сорашалар һәм кеше үзенең максатлары турында сөйләгәндә үзеннән үзе “Мин моны үтәргә тиешмен” дигән программа кертә. Менә мин сөйләп утырам бит бишенче китап дип, һәм аны сөйләгәндә үк планлаштыра башлыйсың. Аха, тәрҗемәче кирәк була. Дизайн, нинди форматта, нәрсә. Чынлап та аларны инде уйлый башлыйсың. Планнар булырга тиеш һәм ул планнарны чынга ашырырга тырышырга кирәк. Алла теләсә, безнең барысы да яхшы булачак. Безнең курстагы кебек бер-беребезгә булышып яшәсәк иде. Сәламәт кешеләргә ярдәм итәргә мөмкинлек булганча омтылырга кирәк. Финанс як ул гомумән икенче мәсьәлә. Анысы мөһим очрак булса да, иң мөһиме терәк булу. Каядыр алып чыгу – ул каядыр кыйммәтле урыннарга, ял йортларына, клубларга дигән сүз түгел. Ул урамга чыгып та йөреп керү. Ул үзеңнең теләгән әйбереңне алырга кибеткә алып чыгып керү. Бер-беребездән оялмыйча яшәсәк иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: