Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия халыклары әдәбияты антологиясенә 10 шагырь керәчәк

Кичә Татарстан парламенты бинасында Татар әдәбияты һәм татар әдәби телен үстерү буенча редакцион советның чираттагы утырышы уздырылды. Утырышта әсәрләре Россия халыклары милли әдәбиятлары антологиясендә дөнья күрәчәк шагыйрьләр исемлеге расланды. Бүгенге утырыш ябык ишекләр артында узды. Чарага журналистларны кертмәделәр. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелек иткән редакцион совет утырышында әлеге шура әгъзалары – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, әлеге югары уку йорты профессоры Фоат Галимуллин, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галиме Равил Рахмани һ.б.лар катнашты. Искәртеп үтик: Татарстанда татар әдәбияты һәм татар әдәби телен үстерү буенча редакцион совет барлыкка килү турындагы карар быел Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков тарафыннан имзаланды. Әлеге советның максаты татар милли әдәбиятын, татар әдәби телен өйрәнү, үстерү, алга этәрү, иң яхшы әсәрләрне һәм аларның тәрҗемәләрен Россия халыклары милли әдәбиятлары антологиясендә нәшер итүгә әзерләү дип билгеләнде. Утырыш төгәлләнгәннән соң, редакцион совет әгъзалары – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм “Идел” журналы баш мөхәррире урынбасары Алия Кәримова катнашында матбугат конференциясе уздырылды. Алия Кәримова былтыр ил күләмендә Россия халыклары милли әдәбиятларына ярдәм буенча федераль программа кабул ителүен искәртте. Шушы программа кысаларында барлыгы биш антология – Россия халыкларының заманча шигърияте, прозасы, драматургиясе, публицистикасы һәм балалар әдәбияты антологияләрен бастыру ниятләнә. Хәзерге вакытта аның өчесен – милли телләрдәге заманча шигърият, балалар әдәбияты һәм проза антологияләрен әзерләү буенча актив эш алып барыла. Проект берничә елга исәпләнгән. “Антологияләрдә Россиядә яшәүче һәр милләт язучыларының әсәрләре урын алачак. Әсәрләр иҗатчыларның туган телендә, шулай ук рус телендә тәкъдим ителәчәк. Югарыда телгә алынган федераль программа кысаларында Татарстанда татар әдәбияты антологиясен нәшер итү планлаштырла”, – дип сөйләде Алия Кәримова. Ул антология заманча булганлыктан, анда 1991 елдан иртәрәк иҗат ителгән әсәрләр кертелмәвен билгеләп үтте. Шул ук вакытта әсәрләрнең татар халкының мәдәниятен һәм Татанстанны лаеклы рәвештә тәкъдим итә алырдайлары сайланган. Данил Салихов Россия халыклары милли әдәбиятлары антологияләренең басылуын сөенечле күренеш буларак бәяләп, анда кертелгән авторларның исемнәрен атады. Шул рәвешле, балалар әдәбияты антологиясенә Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин, Рәшит Бәшәр, Ленар Шәех һәм Резедә Вәлиева әсәрләре әсәрләре урын алачак. Россия халыклары арасында татар шигъриятен исә Илдар Юзеев, Разил Вәлиев, Ркаил Зәйдулла, Лена Шагыйрьҗан һәм Рузәл Мөхәммәт шигырьләре тәкъдим итәчәк. Антологияләр киләсе елга дөнья күрер дип планлаштырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев