Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Уңышлы мәктәп" Бөтенроссия бәйгесенең беренче этабы нәтиҗәләре билгеле булды

Финалга чыккан 20 лауреат-мәктәп арасында Казанның 119нчы номерлы мәктәбе дә бар. Ул жюри тарафыннан Россиянең 179 белем бирү оешмасы арасыннан сайлап алынган. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгенең финалы 15-16нчы декабрьдә Мәскәүнең Капцовлар исемендәге 1520нче мәктәбендә узачак.

Лауреат мәктәпләрнең үзләре белән таныштыручы видеоязмаларын "Учительская газета" сайтында туры трансляциядә карарга булачак. Тамашачылар онлайн-тавыш бирүдә дә катнаша алачаклар. Бәйге нәтиҗәләре буенча биш җиңүчегә 100 мең сум һәм махсус бүләкләр тапшырылачак.

Белешмә өчен. Яңа Бөтенроссия бәйгесенең оештыручысы - РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, РФ Федераль Җыены Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты һәм РФ Җәмәгать палатасы ярдәмендә"Учительская газета" нәшрият йорты" ЯАҖ.

Бәйге ике этаптан тора. Беренчесе 30нчы июньгә, икенчесе - 2016нчы елның 15-16нчы декабренә кадәр дәвам итә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев