Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Туристларга Казанны велосипедлы квест аша күрсәтәләр

Казан тарихын туристларга аңлату һәм өйрәтүнең яңа ысулын уйлап тапканнар. Хәзер туристлар велосипедларда квест үтеп, Татарстан башкаласы белән таныша ала. Әлеге квестны оештыру идеясе - Рамил Фәрзетдиновныкы. “Бу идея миңа сөйгән кызым белән Кабан күле тирәсендә велосипедта йөргәндә килде. Казанда төрле экскурсияләр бар. Велосипедларны да арендага алып йөреп була, әмма велосипедлы квест уеннары юк иде. Без шушы ике юнәлешне берләштерергә булдык”, - диде ул “Татар-информ” корреспондентына. Аның сүзләренә караганда, әлеге уенда катнашырга теләүчеләр саны атна саен арта. “Көн саен 2-3 пар велосипедлы уенда катнашырга теләк белдерә. Күп очракта кешеләр эштән соң, кичке якта уйный”, - диде ул. Катнашучылар арасында ешрак казанлылар булуын да билгеләп үтте. Әлеге уеннарның берсендә катнашкан җырчы Салават Миңнеханов  бәян итүенчә, бу рәвешле шәһәр тарихы белән таныштыру күпкә нәтиҗәлерәк һәм кызыклырак. “Мин Казанны яхшы беләм, экскурсияләр белән дә йөргәнем бар. “Инстаграм”дагы битемдә андый экскурсияләрдә авыз ачып, черки ашап йөрисең, дип тә язып чыктым. Монда исә шәһәрне үзең өйрәнәсең. Элек мин квестның нәрсә икәнен дә белми идем. Дустыбыз чакырды да, тормыш иптәшем Гүзәлем белән ризалаштык. Квест Кабан күле буйлап үткәрелә, төрле биремнәр үтисең. Бер үк вакытта телефонга шул урыннар турында тарихи мәгълүмат СМС-хәбәр рәвешендә җибәрелә. Велосипедларда да йөрисең, Казанны да өйрәнәсең. Мисал өчен, Мин Казанның иң кыска урамын белмәгән идем”, - диде җырчы. Шулай ук ул уен аша тарихны өйрәтү һәм күрсәтүнең кеше хәтерендә әйбәтрәк саклануын да билгеләп үтте. Уендагы биремнәргә килгәндә, алар − төрле. Мисал өчен, шул ук иң кыска урамны, ул урамда урнаштырылган тегү машиналарын эзләп табарга һәм аның артында язылган саннарны истә калдырырга һ.б.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев