Тукайлы халыкның мәнсез булыр­га хакы юк

Кырлай туфрагына башым иеп, Мин дә сәҗдә кылдым. Еллар үткәч, килер шушы юлдан Минем улым, кызым... Кыйбла итеп синең таш сыныңны Мин укыдым дога...
Бу юлларны мин утыз еллар элек «Күңел дәфтәре»нә язып куйганмын. Студент идем әле, беренче тапкыр язучылар «арбасына» утырып, Кырлайга бардым. Танылган шагыйрьләр шигырь укыдылар, безгә – «әллүки»ләргә дә сүз бирделәр. Бик тәэсирләндем. Тукай эзе сакланган бу якларга ел саен барырмын күк иде, әмма ике сәфәр арасында дистә еллар ята булып чыкты. Икенче сәфәр. Аны Тукайлар нәселеннән булган каләмдәшем Риман абый Гыйлемханов оештырды. Көзге көннәрнең берсендә без бер төркем булып Арча якларына юл алдык. Мин бу төбәкне Мөхәммәт абый Мәһдиев әсәрләре аша таныйм. Якын бу яклар миңа, таныш һәм үз. Кырлай. Чыршы-наратларга күмелеп утырган музей бинасы. Бу йортта Тукай рухы хакимлек итә. Гәрчә үзе биредә тормаса да, диварларына тиклем тукайлык сеңгән. Биредә эшләүчеләр – үзләрен баш-аяклары белән Тукай иҗатына багышлаган фидакарь кешеләр. Әгәр миннән, Тукай музее экскурсоводлары башка һөнәрдәшләреннән нәрсә бе­лән аерыла, дип сорасалар, Тукайга мәхәббәтләре белән, дияр идем. Миңа Россиянең күп шәһәрләрендә, Төркия калаларында, Парижда, Барселонада музейларда булу бәхете тиде, әмма аларның берсендә дә Кыр­лайдагы кебек хис-кичерешләр белән сугарылган, җан төбеннән чыккан чыгышлар ишетергә туры килмәде. Моның сәбәбе, мөгаен, бер туфрактан булудандыр, бер үк чишмә суын эчүдәндер. Гомумән, Кырлай авылы кешеләренә татар халкы мең рәхмәтле булырга тиеш! Тукайны үстергән өчен һәм аның Рухын саклаганнары өчен! Сәгъди абзый йорты, Апуш коесы, Тукай яшьтәше, инде картаеп килүенә карамастан, олпатлыгын саклап горур басып торган нарат – һәммәсе безгә Тукай турында нидер сөйли сыман. Моның өчен сүзләр мөһим түгел, кайвакытта ишарәләр дә җитә. Салмак җилдә лепердәп утырган саргылт-кызыл яфракларны ишетеп тә күп нәрсәне аңларга, тоярга була. Музей бакчасында, инеш буенда шактый озак йөрдек. Тиз генә җибәрмәде безне бөек Рух бу авылдан. Җаннар сафланып, уйлар агарып китте сыман... Әмма алда безне тагын да ачыш­лар көтә иде әле. Юлыбыз Хәтнә якларына борылды. Бу исем безгә «көмешле су» аша яхшы таныш. Әмма бу суның сафлыган аңлар өчен үз гомереңдә бер тапкыр булса да Хәтнә якларын барып күрү кирәк икән. Юлыбыз көзге урманнар, эреле-ваклы күлләр, инешләр яныннан үтә. Риман абый сөйләп бара, элек-электән бу күлдә юкәдән мунчала төшергәннәр, күз авыруларын бу күлнең суы белән дәвалыйлар икән... Гомумән, кая карама, бер хикмәте бар. Менә Хәтнә үзе. Зур буасы булган, яшеллеккә төренгән берничә йортлы авыл. Бу гүзәллекне ничек ташлап китә алганнар икән, аңлап булмый. Ирексездән, их, монда бакчаң булса икән, дип уйлыйсың. Тау башына күтәреләбез, бар матурлык уч төбендә кебек күренә. Тынлык, сафлык, биредә каласы килә башлый. Агачлар арасында ташландык авылның Ялгыз чиркәве тора. XIX гасыр башында танылган шәхес Петр Перцов әфәнде төзеткән мәһабәт бина. Кайчандыр анда халык мыжлап торгандыр, гыйбадәтләр, бәйрәм чаралары узгандыр... Бүген инде ул бары тарихи ядкарь. Бу мирасны эзләп табып, аны элекке хәленә кайтару кәсебенә керешкән затларның исемнәре билгеле – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыяте башында торучы Лотфулла Шәфигуллин һәм аның командасы. Үз халкы ташлап киткән гыйбадәтханәне торгызу теләге кайчан һәм нинди шартларда тугандыр, анысы миңа билгесез, әмма бу – уйланырлык, нәтиҗә ясарлык, сокланырлык гамәл. Авыллары ярымташландык хәлдә булса да, ата-баба нигезен сагынып, юксынып кайтканнар берәү генә түгелдер. Чиркәү янындагы кечкенә генә бер гыйбадәтханәдә шәм яна – өмет уты. Шушы тирәдә эшләүчеләр әйтүенә караганда, биредә утның бетеп торганы юк икән. Туган җир белән биредә туып-үскәннәр арасында кендек җебе әле өзелеп бетмәгән, барыбер бер кайтырлар, Хәтнә кабат тулы кан белән яшәп китәр дигән өмет бар. Яр буйлап бара торгач, сукмак Изгеләр чишмәсенә алып төшә. Сукмак такыр, чирәм үсмәгән. «Монда кешенең өзелеп торганы юк, – ди озатучыбыз, «Хәтнә суы»н чыгаручыларның берсе Фәнил Әскәров. – Олысы-кечесе, урысы-татары – һәммәсе килә. Изге чишмә суын эчеп шифа алырга теләүчеләр күп. Әйтсәм, бәлки, ышанмассыз – таяк белән килеп, аяк белән кайтып китүчеләр дә бар моннан. Халык белми йөрми инде ул!» «Таттелеком» егетләре матурлап, уңайлап биргән чишмә буен төзек һәм чиста итеп саклау вазифасы «көмешле су» чыгаручыларга йөкләнгән. Юк, кемдер кушып, әмер биреп түгел, күңел кушуы буенча. Күңел кушуы буенча төзекләндерелгән чиркәүгә илтә торган сукмак тирәсен дә гөл-чәчәкләргә күмгәннәр алар, юлларны да карап-рәтләп торалар. Алар бу якларның матурлыгын, рухын саклауны үз өсләренә алганнар. Чиркәү ишегалдының бер почмагында ирле-хатынлы Перцовларның кабере бар. Тимер рәшәткәләр корылган чардуган. Шунда язылган васыять-язуда «Граждане! Товарищи! Господа! Не беспокойте их. Пусть покоятся с миром» дип язылган. Мөгаен, бу мөрәҗәгать әлеге авылда гомер иткән кавемнең киләчәк буынына атап язылган булгандыр. Әмма вакыйгалар шулкадәр буталган ки, бу васыятьне татар уллары үти, мәрхүмнәрнең тынычлыгын, алар калдырган мирасны татар егетләре саклый. Уйландыра да, горурландыра да... Арча төбәгендә сәяхәт итеп йөргәндә мин шуңа кабат инандым, без татарлар – көчле кавем, мәгънәле кавем. Мәгърифәтле, динле кеше беркайчан да үз халкының һәм башка милләтләрнең изге саналган төшенчәләренә өстән карамас, илтифатлы булыр. Тукайлы халыкның мәнсез булыр­га хакы юк!

Чулпан Әхмәтова

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: