Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тукай районындагы Кече авыл бәйрәме якташларны бер мәйданга җыйды

Күптән түгел Тукай районы Казиле авылында Кече авыл бәйрәме уздырылды, дип хәбәр итә җирле “Якты юл” газетасы. Әлеге чараны тантаналы рәвештә Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова һәм авыл старостасы Равил Гәрәев ачты. Бәйрәм милли уеннар, бәйгеләр, бүләкләүләр, җыр-моң, биюләр белән үрелеп барды. Капчык киеп узышуда хатын-кызлар да, ир-атлар да катнашты. Капчык бәреп сугышу, милли көрәш, кашыкка йомырка салып йөгерү – бу уеннар барысы да шаулап узды. Бәйрәмгә махсус чакырылган кадерле кунаклар – Татарстанның атказанган артисты Ринат Хәмәдиев һәм аның улы Илшат әлеге кичәнең бизәгенә әйләнделәр. Алар тамашачыларга үзләренең иң матур җырларын башкардылар. Авыл көне туганнарча җылы мохиттә, тыныч һәм ямьле үтте. Авыл көне биредә яшәүчеләрне дә, читтә тормыш алып баручыларны да бер мәйданга җыйды. Авылдашлар, бәйрәмгә кайткан сыйныфташлар көне буе бер-берсе белән аралашты, дуслык-туганлык хисләрен яңартты, рәхәтләнеп ял итте, гомумән, күңел ачты. Казиле авылы кешеләре «Феникс» оешмасы директоры Азат Авзаловка, авыл старостасы Равил Гәрәевкә һәм аның тормыш иптәше Әнисә ханымга Кече авыл бәйрәмен оештырып үткәргән өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр. Киләсе авыл бәйрәмнәрендә дә исәнлектә күрешергә язсын дигән теләктә калдылар казилелеләр. Ни генә дисәң дә, бер күрешү – үзе бер гомер бит, дип язган Кнәз авыл җирлеге башлыгы урынбасары Людмила Сошанкова газета редакциясенең электрон почтасына.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев