Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Тугандаш Татарстан халкына иминлек һәм чәчәк атуын телим" - Бинали Йылдырым

Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән котлаган. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. "Президент әфәнде! Котлыйм Сезне туган көнегез белән һәм ныклы сәламәтлек, озын гомер телим. Төркия Республикасын Татарстан республикасы белән якын мөнәсәбәтләр бәйли. Куанып әйтә алам: туганлыкка нигезләнгән якын мөнәсәбәтләребез Төркия белән Россия Федерациясе арасындагы мөнәсәбәтләргә дә уңай тәэсир итә. Форсаттан файдаланып, Сезгә һәм тугандаш Татарстан халкына иминлек һәм чәчәк атуын телим", - дип язылган котлауда.
 Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев