Туфан Миңнуллин пьесаларындагы җырлар “Син дә җырла шундыйны”да яңгыраячак

12 май көнне сәгать 17.00 дә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында (Казан, Щапов ур., 37) драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин (1935-2012) иҗат иткән пьесалар буенча сәхнәләштерелгән спектакльләрдәге җырлардан төзелгән “Син дә җырла шундыйны” дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим ителә. Чараны Туфан аганың гаиләсе һәм журналист Зимфира Гыйльметдинова оештыра. Бу көнне җырчылар, артистлар, сәхнә һәм журналистика ветераннары, сәнгать сөючеләр җырлар башкарып, тыңлап кына калмыйча, Туфан Миңнуллин хакында истәлекләрен дә яңартачак. Кичәгә чакырылган яшьләр әлеге җырларны яратып тыңлар һәм проект дәвам иткән бәйгедә катнашырлар дигән өмет бар, ди оештыручылар. Конкурста җиңүчегә Туфан Миңнуллин премиясе тапшырылачак. Концертка керү — ирекле.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: