Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Түбән Кама районының Кызыл Чапчак авылы тарихын чагылдырган елъязма дөнья күрде

Түбән Кама районының Кызыл Чапчак авылында туып үскән апалы-сеңелле Разилә Борһанова белән Рузалия Гыйльманова кече ватаннары тарихы турында китап чыгарган. Елъязма “Чапчагым – яшь чагым” дип атала. Авылдашлары белдерүенчә, китапны укыганда алар балачак, яшьлек елларына кайткандай булалар, дип яза районның “Туган як” газетасы. Туган авыл тарихына багышлап китап чыгару - тормышка ашкан хыялыбыз, дип шатлыкларын яшерә алмый апалы-сеңелле бертуганнар. Рузалия ханым китапханәләр системасында 40 елдан артык эшли. Шул дәвердән бирле Кызыл Чапчак турында язма-мәкаләләр туплый. Апасы Разилә авыл халкы белән аралаша. Китап язу турында яңалыкны авыл халкы бик хуплап чыга. Нәселләре турында мәгълүмат бирүдә алар активлык күрсәтә. Материал туплау барышында үзләренә яңалык ачучылар да була. Хәзер Кызыл Чапчакта 234 йорт теркәлгән. Авылда яшүчеләрнең күпчелеге - шушы җирлектә туып үскән кешеләр. Мисал өчен, Гөлнур Гарифуллинаның Кызыл Чапчакта җиде буын нәселе яшәгән. Тормыш иптәшенең туганнары да монда гомер иткәннәр. Җыелган материалны эшкәртүгә ел ярым вакыт китә. Җыентыкның басылып чыгуы да авылдашлар ярдәменнән башка булмый. Китап 300 данә тираж белән басылган. Җыентык белән танышырга теләүчеләр Түбән Кама шәһәре һәм районның авыл китапханәләренә мөрәҗәгать итә ала, дип белдерә җирле газета.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев