ТР Язучылар берлегенең РФ Президенты В.В. Путинга МӨРӘҖӘГАТЕ

Нөсхәләре: Россия Федерациясе Генераль прокуроры Ю.Я.Чайкага; Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры О.Ю.Васильевага; Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе С.С. Кравцовка; Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановка; Татарстан Республикасы прокуроры И.С.Нәфыйковка; Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттаховка

Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинга мөрәҗәгате

 Хөрмәтле Владимир Владимирович! Татарстан Язучылар берлеге, Россия Федерациясе Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр Советы утырышы йомгаклары буенча 2017 елның 28 августында бирелгән күрсәтмәләрегез уңаеннан, Сезгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. Сез Россия субъектлары җитәкчеләренә Россия Федерациясе республикаларының дәүләт телләрен һәм ил халыкларының туган телләрен ирекле төстә өйрәтүне тәэмин итәргә йөкләмә куйдыгыз. Моны контрольдә тоту Генераль прокуратурага һәм Рособрнадзорга тапшырылган. Ә алар субъектларда тикшерү эшләрен инде башлап та җибәрделәр. Күрсәтмәләрнең игълан ителүе, прокуратура тикшерүләре җәмәгатьчелектә ыгы-зыгы китереп чыгарды. Әлеге гамәлләр җәмгыять­тәге социаль-сәяси тотрыклылыкны бозуга китерә. Ә безнең республикада мондый вазгыять озак еллар дәвамында формалашты. Күпләр әле дә хәтерли, болгавыр чорның 90нчы еллары башында республикада тел мәсьәләсе кайнар бәхәсләр кузгатты. Сәяси зирәклек күрсәтү нәтиҗәсендә иҗтимагый зарурлыктагы уртак килешү табылды – тигез хокуклы рус һәм татар телләре Татарстан Рес­публикасының дәүләт телләре итеп гамәлгә куелды. Бу статус Татарстан республикасы Конституциясендә дә расланды. Республикаларның дәүләт телләрен ихтыяри өйрәтү турындагы күрсәтмәләрдә бирелгән йөкләмәләр җәмәгатьчелеккә җиткерелгәч, шундый ата-аналар табылды ки, алар үзләренең балаларын мәҗбүри татар теле дәресләренә йөртмәү хакында гариза язалар һәм башка ата-аналарны да шулай эшләргә котырталар. Барлык гаризалар да бер-берсенә охшаш, димәк, кемнәрдер шушы хәлләрдән бик оста файдалана. Инде күптәннән дустанә мөнәсәбәтләрдә гомер итүче рус телле ата-аналарның күпчелеге татар теленә, татар мәдәниятенә хөрмәт белән карый. Милләттәшләребез моны югары бәяли! Безне түбәндәге сораулар аеруча борчый: дә­ресләрен мәктәп җитәкчелегенә гади генә гариза язу юлы белән читкә кагарлык булгач, педагоглар – татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзләрен ничек хис итәр? Расписание­дә башка предметлар белән беррәттән укытылырга тиешле татар теленә балалар нинди мөнәсәбәттә торыр? Тормыш тәртибен бозучы бер төркем дәгъвачылар аркасында радикаль чараларга – укыту процессыннан телне ашыгыч рәвештә чыгарып ташлау карарына килү бернинди кысага да сыймый. Мондый адым аны, һичшиксез, отыры югалуга китерә. Республика мәктәпләрендә булган һәркем белә: балалар һәм яшьләр туган телләрен оныта бара, ә рус телендә алар бик яхшы сөйләшә. Җөмһүриятебез мәктәп балаларының рус телен өйрәнүдәге уңышлары күпләргә мәгълүм – рус теле буенча БДИ бирүдә алар Россия­дә ел саен алдынгы урынны яулыйлар. Әлеге күрсәткеч бездә татар телен рус теленә зыян китермичә укыту турында ап-ачык сөйли. Гомумән, бер телне өйрәнүнең икенче телгә зарар итүе турындагы мәсьәләнең куелышы, безнең карашыбызча, бөтенләй урынлы түгел, чөнки бу омтылыш телләрне ранжир буенча тезәргә маташуны хәтерләтә. Дәүләт теле статусындагы татар телен мәктәп программасындагы мәҗбүри предметлар исемлегеннән төшереп калдыру татар язуын, әдәбиятын, тулаем бөтен татар мәдәниятен инкыйразга – юкка чыгуга дучар итәчәк. Өстәвенә Президент күрсәтмәләрен гамәлгә ашыру башка халык вәкилләрен мәктәп предметы булган татар теленә генә түгел, шушы телдә сөйләшүчеләргә дә кимсетеп карауга этәрәчәк, республикадагы милләтара мөнәсәбәтләрнең ныклы нигезен какшатачак. Күпмилләтле Россия үз халыкларының мәдәниятләре, телләренең байлыгы белән көчле. Сез бу хакта кат-кат әйттегез, Россия халыкларының туган телләрен саклау һәм үстерү өчен барлык шартларны тудыру турында күп мәртәбә күрсәтмәләр бирдегез. Яхшы бит, Россия Федерациясе Конституциясе, федераль законнар мондый кайгыртучанлыкны тулы күләмдә күрсәтергә гарантия бирә. Россия Федерациясе Конституциясе үзенең субъектларына дәүләт телләрен гамәлгә куярга рөхсәт итә (68нче маддә, 2нче пункт). Гомуми белем оешмаларында республика дәүләт телләрен өйрәнү мөмкинлеге «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы федераль законда каралган (14нче маддә, 3нче пункт). Гамәлдәге федераль законнар нигезендә республикада гомуми белем оешмаларында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен өйрәнүне тәртипкә сала торган нормалар кабул ителгән. Шуның өстенә 2004 елда Россия Федерациясе Конституция Суды Татарстан Рес­публикасы законнары положениеләренең РФ Конституциясенә туры килүе мәсьәләсен карап тикшерде. Суд карарында татар телен рус теле белән тигез күләмдә мәҗбүри өйрәнү Россия Федерациясе Конституциясенә каршы килми дип табылды. Хөрмәтле Владимир Владимирович! ­Россия – хокук дәүләте, Сез – илнең Конституциясе һәм законнарын үтәүнең гаранты. Җәмгыять­тә социаль-сәяси тотрыклылыкны саклау, ­Россия Федерациясе республикалары телләренең дәүләт статусына, Россия халыкларының туган телләренә ихтирамлы мөнәсәбәт хакына Сезне Россия Федерациясе республикалары дәүләт телләренең яшәүчәнлеген тәэмин итүдә Конституциядә һәм законнарда каралган хокуклардан бөтен тулылыгында файдалану мөмкинлеген калдырырга чакырабыз. Мөрәҗәгать 2017 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге идарәсенең киңәйтелгән утырышында кабул ителде.  
Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: