Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Премьер-министры Илдар Халиков эш буенча Марий Элга килде

ТР Премьер-министры Илдар Халиков эш буенча Марий Элга килде. Хәзерге вакытта ул илнең әйдәп баручы авыл хуҗалыгы комплексларының берсе – “Звениговский” биләмәлен күздән кичерә. Территорияне карап йөргәндә Илдар Халиков корпусларның берсендә КПРФ лидеры Геннадий Зюганов белән очрашты. Кыска вакытлы сөйләшүдә соңгысы Татарстанда агросәнәгать комплексына ярдәмнең зур булуын билгеләп үтте һәм уңыш төрләре белән кызыксынды. Төш вакытында әлеге комплекс территориясендә Бөтенроссия агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре съездының “Авылның социаль һәм икътисади үсеше – илнең азык-төлек куркынычсызлыгы һәм бәйсезлеге нигезе” темасына утырышы башланачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев