Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Милли китапханәсе Аяз Гыйләҗевнең 90 еллыгына биобиблиографик белешмәлек төзеде

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Аяз Гыйләҗевнең (1928-2002) 90 еллыгына багышлап биобиблиографик белешмәлек төзеде. Бу хакта китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев – Татарстан Республикасының халык язучысы, күренекле татар прозаигы һәм драматургы. Ул 1928 нче елның 17 нче гыйнварында дөньяга килә. Аяз Гыйләҗевнең иҗади мирасы XX-XI гасыр татар әдәбиятының иң кыйммәтле хәзинәсе булып санала. Аның тарафыннан 5 зур күләмле роман, 20гә якын повесть, 40тан артык пьеса язылган. Алар Татарстан, Россия театрлары сәхнәләрендә һәм аннан читтәге башка театрлар сәхнәләрендә куела. 8 бүлектән торган белешмәлек биографик материалларны, язучының тормышы һәм иҗатына кагылышлы мәкаләләрне, аның турында истәлекләрне, язучының әсәрләрен, аңа багышланган сценарийларны, методик материалларны, презентацияләрне үз эченә алды. «Библиография» бүлегендә А. Гыйләҗевнең китаплары, җыентыкларда, вакытлы матбугатта басылып чыккан әсәрләре исемлеге, аның хакындагы аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә дөнья күргән мәкаләләр исемлеге бирелде. А. Гыйләҗевкә багышланган Интернеттагы сайтларга сылтамалар да китерелде. Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев