Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР халык язучысы Зиннур Мансуров төрки әдәбиятларның Ел кешесе булып танылды

Казахстанның Төркестан шәһәрендәге Яхмәт Ясәви исемендәге университет базасында Төрки халыкара әдәби журналлар мөхәррирләренең сигезенче конгрессы узды. Анда Татарстаннан бер төркем делегация – әдәби басма баш мөхәррирләре Илфак Ибраһимов («Казан утлары»), Радик Сабиров («Идел»), Ләбиб Лерон («Безнең мирас»), Фидаил Мәҗитов («Мәйдан»), Константин Малышев («Сувар») катнашты.

Конгресс үз эшен төгәлләде. Татар әдәбиятына кагылышлы иң мөһим һәм куанычлы хәбәр шул – быелгысы белән киләсе уздырыласы конгресс аралыгында төрки әдәбиятларның Ел кешесе булып, Татарстанның халык язучысы Зиннур Мансуров табылды. Әлеге тәкъдимне конгресска бөтен төрки илләреннән килгән кунаклар шатланып кабул итте. Аңа әлеге бүләк киләсе елның конгресс эшендә биреләчәк. Бу инде бер кат Ауразия Язучылар берлегенең, төрки әдәби җәмәгатьчелегенең татар әдәбиятын, язучыларын тануы, кабул итүе. Котлыйбыз, Зиннур ага!
Радик САБИРОВ Идел

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев