Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төркиягә чартер рейсларның күпләп булдырылуы көтелә

Россия туроператорлар ассоциациясе башкаручы директоры Мая Ломидзе фаразлары буенча, Россия Хөкүмәте карары дөнья күргәч, якындагы 3-4 көндә Төркиягә чартер рейслар күпләп гамәлгә куелачак. Бу хакта ассоциация башлыгы бүген Россия белән Төркия арасында туристлык хәрәкәтен яңартуга багышланган матбугат конференциясендә белдергән, дип яза ТАСС агентлыгы. "Россия белән Төркия башлыклары матбугат конференциясеннән соң якын арада чартерларны тыю кичектереләчәге аңлашылды. Якын арада - киңкырлы аңлатма. Әлегә сроклар билгеләнмәгән. Авиахезмәт күрсәтүчеләр һәм туроператорлар Хөкүмәт карары дөнья күргәч тә чартер рейсларын гамәлгә куярга әзер", - диде ул. Аның сүзләренчә, тиешле карар дөнья күрү белән 3-4 көн дәвамында чартер авиахезмәте гамәлгә кертеләчәк. Төркия белән туристлык авиахезмәтен бизнес та, туристлар да көтә, дип ышана Майя Ломидзе. Шул ук вакытта кайбер туристлар хәзердән үк даими рейсларда Төркиягә оча. "Безнең мәгълүматлар буенча, Россиянең 11 шәһәреннән атна саен Төркия курортларына 3,5-5,5 мең кеше бара. Әлбәттә, бу бөтенләй башка агым, элек август-сентябрьдә Төркия курортларында ай дәвамында Россия гражданнары саны 380 меңнән 450 меңгә кадәр тәшкил итә иде. Сезон октябрь ахырында тәмамлана, хәзер чартер рейслары ачылу яки ачылмауга карамастан, туристлар агымы аз булачак", - дип искәртте Ломидзе. Шул ук вакытта Россия Федерациясе Хөкүмәтенең тиешле карары дөнья күргәнен көтмичә, бер туроператор гына Төркиягә турлар сатуны оештырган. Очышлар чартерларда һәм даими рейсларда да башкарыла «Бездә Даламанга Nordwin оча – ул чартер, ә Антальяга Andorra air авиакомпания очкычлары оча. Кемерга һәм Антальяга 7 көнлек тур ике кешегә 74 меңнән 80 мең сумга кадәр", - дип сөйләде "Татар-информ" агентлыгына «Пегас Туристик» call-үзәге белгече Алена. Искәртеп үтик: Россия Президенты Владимир Путин Төркиягә турлар сату буенча чикләүләрне бетерү турындагы указны 30 июньдә имзалады. Россия туроператорлар ассоциациясе башкаручы директоры кулланучы чартер рейсларын көтә, чөнки алар тур бәясен төшерү мөмкинлеге бирә, әмма бәяләр югары булуга кармастан, Төркия турларына ихтыяҗ бар дип белдерде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев