Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төркиягә барлык юллар да ачылмады - Дмитрий Медведев

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Төркия яшелчәләрен кертү турында ниндидер карар кабул ителмәвен, әлеге мәсьәлә буенча Анкара белән фикер алышачакбыз, әмма бу Россия "барлык ишекләрне ачарга йөгерде" дигәнне аңлатмый, дип белдерде. Мәскәү өлкәсендә "Матвеевское" авыл хуҗалыгы предприятиесенең кыяр һәм помидор үстерә торган теплица комплексын караганда, Медведев Төркия помидорлары Россиянекен кысрыкларга мөмкин дип белдерелде. "Бернинди карар да кабул итмәдек, Төркия партнерлары белән фикер алышачакбыз, әмма бу Россия барлык ишекләрне ачарга йөгерде дигәнне аңлатмый. Бары тик туристлык маршрутларына карата гына карар кабул ителде", - диде премьер. Аңа продукцияне үстерү технологиясе турында җентекләп сөйләделәр һәм тәм сыйфатын бәяләргә дә тәкъдим иттеләр. Медведев кыяр һәм помидордан авыз итте, тәмен бик яхшы дип бәяләде. Премьер шулай ук дәүләт авыл хуҗалыгына ярдәм итүен дәвам итәчәк дип ышандырды. Ул аграр өлкәнең дәүләт ярдәмен алуын, ә соңгы елларда агросәнәгать комплексының үсеш темплары башка дәрәҗәгә чыгуын билгеләп үтте. "Россия азык-төлек базарында эре тәэмин итүче статусын алды, хәзер бу сүз генә түгел, чынлыкта да шулай", - диде Премьер-министр. Сүриядә Россиянең Су-24 хәрби очкычы бәреп төшерелгәннән соң, ике ил арасында мөнәсәбәтләр катлауланды. Россия 2016 елның 1 гыйнварыннан Төркиядән яшелчә һәм җиләк-җимеш, хәтта ит һәм тавык, күркә субпродуктларын кертүне тыйды, шулай ук туристлык визалары сатуга чикләү кертелде. 30 июньдә Россия Президенты Владимир Путин Төркиягә карата мөнәсәбәтләрне махсус чаралар турында указ имзалады. Туристлык өлкәсенә карата чикләүләр бетерелде. Әлегә указнын калган пунктлары үз көчендә кала, әмма Хөкүмәткә Төркия ягы белән сөйләшүләр алып барырга һәм кабул ителгән чикләүләрне кабат карарга йөкләмә бирелгән. Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев