Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төмән өлкәсендә су баскан татар авылына Казан мәчетләрендә ярдәм җыела

Төмән өлкәсендәге татар авылын су баскан. Бу хакта “Тобольск.ru” интернет-порталы хәбәр итә. Өлкәнең Вагай районы Тугыз авылында күпчелек хуҗалыклар су астында калган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Төмән өлкәсе буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, авылдагы 155 торак йортка су кергән, җәмгысе 341 кеше эвакуацияләнгән, хәзерге вакытта шулардан 287се туганнарында яшәп тора, 54е – вакытлыча урнаштыру пунктларында. Җирле халык сүзләренчә, 30 апрель көнне су якынча 7-8 метрга күтәрелгән. Ташудан зыян күргән милләттәшләребез ярдәмгә мохтаҗ. Озак вакыт саклана торган азык-төлек, урын-җир әйберләре, җылы кием, балалар әйберләре кирәк. Казанда гуманитар ярдәм җыю пунктлары түбәндәге мәчетләрдә урнашкан: 1. Ярдәм мәчете (Серов урамы, 4 а), телефон – (843) 223-03-59; 2. Мәрҗани мәчете (Каюма Насыйри урамы, 17), телефон – (843) 293 36 86; 3. “Иман нуры” мәчете (Нагорный бистәсе, Дорожная урамы, 32), телефон – 8(919) 647-58-06.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев