Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"TNA кагыйдәләре буенча көрәш" дөнья чемпионатының беренче алты ярымфиналчысы мәгълүм

Tatneft кубогына "TNA кагыйдәләре буенча көрәшләр" дөнья чемпионатының беренче алты ярымфиналчысы мәгълүм булды. Алар чирекфиналның беренче этабы нәтиҗәләре буенча билгеләнде. 70 кг га кадәр авырлык категориясендә Үзбәкстаннан Фәрхат Әхмәтҗанов һәм россияле Илья Соколов, 80 кг га кадәр категориядә Россиядән Сурик Магакян һәм Александр Дмитриенко, ә 80 кг нан арткан авырлык категориясендә Нидерландтан Донеги Абена һәм россияле Надыйр Гаджиев ярымфиналга чыкты, дип хәбәр итә чемпионатның матбугат хезмәте.   Кичнең иң матур ярышы дип татарстанлы Илья Соколов көрәше табылган. Аның көндәше ISKA версиясе буенча күп тапкыр дөнья һәм Испания чемпионы 20 яшьлек Давид Мехия булган.   "Бу бик авыр көрәш булды, әмма миңа шундыйлар ошый - мин аларда үсәм! - дип хис-кичерешләре белән уртаклашкан Илья. - Көндәшем нык тукмады һәм бик яхшы әзерләнгән иде. Көчле егет! Күрсәгез икән - ул соңгы секундларга кадәр бирешмәде. Һәр җиңү белән минем җаваплылык та арта. Тамашачыларның теләктәшлеге нык ярдәм итә! Тренер һәрчак: "Җитдиерәк бул! Бу юлы елмаеп торма", - ди. Тик "Татарстан!" дигән сүзләрне ишетүгә, хисләремне тыеп тора алмыйм".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев