Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Тәртип FM" радиосы контенты "Болгар" радиосына биреләчәк

Бу хакта "Яңа гасыр" телеканалында чыга торган "Адымнар" тапшыруыннан билгеле булды. Исегезгә төшерәбез, Казанда һәм аңа якын районнарда, шулай ук интернетта татар телендә сөйләүче "Тәртип FM" радиосы быелның 1нче февралендә эшләүдән туктады, ул биләгән ешлык (Казанда FM-диапазонда 93.5 МГц) «РуМедиа» холдингына сатылу сәбәпле, анда хәзер Мәскәүнең Business FM радиостанциясе сөйли. "Тәртип FM"ны саклап калу максатыннан радионың элекке баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлова интернетта Россия Президенты Владимир Путинга юлланган петиция булдырган иде. Петициягә имзалар җыю әле дә дәвам итә. Әлеге мәсьәлә бу атнада “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы утырышында да кузгатылды. Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров: "Татар халкы аны яратып тыңлый, шуңа күрә без вариантларны, бу мәсьәләнең чишелешен табабыз", - дигән иде. "Адымнар" тапшыруыннан билгеле булганча, "Тәртип FM" радиосы контенты "Болгар" радиосына биреләчәк. "Болгар" радиосы - "ТНВ" телерадиокомпаниясе структурасына кергән радиостанция.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев