“Татмедиа” акционерлык җәмгыятенә яңа эшләр идарәчесе билгеләнде
Бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы АҖда яңа эшләр идарәчесе билгеләнде. Әлеге вазифаны элек “Татмедиа” филиалы - “Казан” ТРК генераль директорының җитештерү һәм телекоммуникацион үсеш буенча урынбасары булып эшләгән Дмитрий Перевезенцев башкарачак.
Д.Перевезенцев Казанда туган, КАИны инженер-электротехник белгечлеге буенча тәмамлаган. Аннары Казан приборлар төзү конструкторлык бюросында инженер-конструктор, соңрак инвестицион компаниядә кыйммәтле кәгазьләр буенча белгеч булып эшләгән.
1995 елдан башлап – электрон ММЧ белән эшләү буенча баш белгеч. Аннары Казан хакимиятенең тышкы реклама һәм мәгълүмат эшләре бүлеге башлыгы.
2002 елның июнь аеннан – “Казан” телерадиокомпаниясе” МУП директоры, 2006 елдан – “Татмедиа” ААҖ филиалы - “Казан” ТРК” генераль директорының беренче урынбасары. Соңгы вакытта генераль директорының җитештерү һәм телекоммуникацион үсеш буенча урынбасары вазифасын биләгән.
“Казан” ТРКдә Перевезенцев үзен инновацион технологияләр кертүче инициатор, җитештерү процессларын активлаштыручы буларак күрсәткән.