Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның яшь галимнәренә В.Е.Алемасов исемендәге дәүләт премиясе тапшырылачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов В.Е.Алемасов исемендәге дәүләт премиясен бирү турындагы указны имзалады. ТР Фәннәр академиясе сайтында шул хакта хәбәр ителә. 2016 елгы лауреатларга премияләр ТР Фәннәр академиясе президиумының 30 июньдә Россия Фәннәр академиясе академигы, ТР Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы Вячеслав Алемасовның туган көне алдыннан узачак  утырышында тапшырыла. 2016 елда В.Е.Алемасов исемендәге дәүләт премиясенә техник фәннәр кандидаты, КИТТУ-КХТИ доценты Тимур Билалов; "Хуҗамәт ремонт-механика заводы" ААҖның (ТРның Минзәлә районы, Хуҗамәт авылы) баш инженеры, баш конструкторы Айрат Гыймадиев; техник фәннәр кандидаты, КИТТУ-КАИның "Энергия нәтиҗәле технологияләр" фәнни-тикшеренү институты директоры Ришат Сәлахов лаек булган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев