Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Арча районында Илһам Шакиров иҗатына багышланган "Сандугач" Республикакүләм вокалчылар бәйгесе үткәрелде

Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының программасы нигезендә, Урта педагогик белем бирә торган уку йотлары студентларының вокал сәнгатен, һөнәри әзерлеген үстерү, милли сәнгать традицияләренә хөрмәт тәрбияләү, сәхнә осталыгын үстерү максатыннан, үткәрелде, дип яза “Арча хәбәрләре” газетасы. Мәртәбәле жюри - Татарстанның халык артистлары Резеда Галимова һәм Рөстәм Закиров, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Мулланур Габитов, Биектау районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Борһанова, Арча балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Сабирова конкурсатларга бәя бирде. Бәйгедә Түбән Кама, Лениногорск, Минзәлә, Чаллы педагогия көллиятләреннән 25 студент катнашырга теләк белдергән иде. Бәйге ике юнәлеш буенча үткәрелде һәм аның нәтиҗәләре түбәндәгечә: I. Татарстанның урта һөнәри белем бирә торган педагогик уку йортларында “Музыкаль белем” белгечлеге алучы студентлар арасында (түбән курслар): 1 нче урын – Динар Гарипов (Арча); 2 нче урын – Алмаз Һадиуллин (Түбән Кама); 3 нче урын – Илсур Нәсифуллин (Яр Чаллы), Гүзәл Закирова (Арча), Аяз Вәлиев (Арча). II. Татарстанның урта һөнәри белем бирә торган педагогик уку йортларында “Музыкаль белем” белгечлеге алучы студентлар арасында (югары курслар): 1 нче урын – Илһам Яруллин (Арча); 2 нче урын – Фәндүс Гыйлметдинов (Арча); 3 нче урын – Маннур Вилданов (Арча). III. Башка белгечлек буенча белем алучы студентлар арасында: 1 нче урын – Диләрә Газизуллина (Түбән Кама); 3 нче урын – Айгөл Әхмәтҗанова (Арча). Арча районы газетасы шул хакта мәгълүмат бирде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев