Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның Лаеш районында технопарк төзелә

Татарстанның Лаеш районында яңа технопарк булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка “ICL-КПО ВС” ААҖ исәпләү техникасы заводы генераль директоры Виктор Дьячков сөйләде. Предприятие инде төзү эшләренә керешкән. Яңа офис бинасы комбинацияле функция үтиячәк: аңа программистлар штабы күчерелә – барлыгы 800 кеше, калган мәйданнар резидентларга бирелә. Технопарк киләсе елга ишекләрен ачар дип планлаштырыла. Виктор Дьячков шулай ук Усад авылы үсешен ничек күзаллавы турында Татарстан Президенты белән бүлеште. Хәзерге вакытта биредә 3 меңнән артык кеше яши, алга таба халык саны артыр дигән ышаныч зур. Шул рәвешле, авылга яңа спорткомплекс һәм мәктәп кирәк, дигән фикерен җиткерде Дьячков.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев