Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТРның халык шагыйре Роберт Миңнуллин Татарстанга яңа Шартнамә кирәк дип саный

“Шартанмәләрнең икесен дә төзү һәм язуда катнашкан кеше буларак шуны әйтәм: әлеге документ безгә кирәк", - дип белдерде Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин. Бу хакта ул  “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында бара торган “Ком сәгате” тапшыруында белдерде. "Әгәр дә без Татарстан икән, икенче урында торган зур санлы милләт икән, соңгы 25 ел эчендә үз республикабызны, дәүләтчелегебезне тота алган зур халык икән (биредә мин барча татарстанлыларны күздә тотам), Шартанмә, һичшиксез, булырга тиеш. Бу бит безгә генә түгел, Мәскәү хакимияте өчен дә кирәк. Әгәр дә безнең республика иң алдынгы рәтләрдә бара икән, аның Президенты дөнья күләмендә, Ислам дөньясы илләрендә турыдан-туры эш алып бара икән, аңарга Россия Президенты исеменнән билгеле бер вәкаләтләр бирелергә тиеш. Вәкаләтсез безне чит илдә аңламаячаклар”, - дип саный шагыйрь, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин. “Әлеге документта ниндидер зур вәкаләтләр язылу да кирәк түгел, хәтта, аның формаль рәвештә булуы да җитә. Шартанмә сүзе булу, ике Президентның кулы куелган кәгазь булу мөһим. Әгәр дә өченче шартнамә төзелмәсә, бу – рухи яктан зур җиңелү булачак. Безне яратмаган башка өлкәләр, хакимияттә утырган кайбер затлар рәхәтләнеп бәйрәм итәчәк. Ә иң мөһиме, без бу Шартнамәне кире кайтарып ала алмаячакбыз”, - дип белдерде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев