Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстандагы кебек милли сәясәтне ил күләмендә алып бару кирәк" - Ирек Шәрипов

Халыклар арасында тотрыклылык булсын өчен Татарстандагы кебек  милли сәясәтне Россия күләмендә алып барырга кирәк.«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы «Адымнар» тапшыруының III Халыклар съездына багышланган сюжетында Татарстан Республикасы атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов шул хакта белдерде. «Татарстанда гына милли сәясәтне шушылай алып бару аз, ил күләмендә дә шушындый эшне алып барырга кирәк. Чөнки никадәр тотрыклы дисәк тә, Татарстанда да Африка студентының гомере өзелде. Моның нигезе – бездә скинхедлар бар икән. Ә аларның идеологлары, бу төркемнең дә идеологы Санкт-Петербургта. Алар бу агулы идеяны Татарстанда һәм башка төбәкләрдә дә тарата ала. Татарстандагы кебек милли сәясәтне ил күләмендә алып бару кирәк», – дип ассызыклап үтте ул. Татарстанда 256 милли–мәдәни оешма эшли. III Халыклар съездында 1000ләп делегат катнашыр дип көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев