Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстандагы иң яхшы ясалма орлыкландыручылар дип Кайбыч һәм Сарман технологлары табылды

Бүген Биектау районындагы “Элита” Баш нәсел берләшмәсе базасында узган мөгезле эре терлек үрчетү буенча технологларның 38 нче республика конкурсында Кайбыч һәм Сарман районнары вәкилләре беренче урын алды. Бу хакта Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Республика конкурсында катнашу хокукын алу өчен технологлар башта үз районнарында ясалма орлыкландыру буенча осталыкларын күрсәтеп, җиңеп чыгарга тиеш. Ярышта Татарстанның барлык 43 районыннан да технологлар катнашты.

Конкурсны Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин ачып җибәрде. Бүләкләү тантанасында катнашучыларны министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов, “Нәсел эше буенча идарә” дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе Илсур Закиров, “Элита” Баш нәсел берләшмәсе акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәннүр Зариповлар катнашты.

Ярышлар ике юнәлештә – Европа һәм Харьков технологияләре буенча.үткәрелде.

Европа технологиясе буенча призлы урын алучы технологлар:

1. Миңгалиева Мәдинә Мансур кызы - Кайбыч районы “Ак Барс “Кайбыч” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте; 2. Сәгъдиева Эльмира Вәзыйх кызы - Буа районы “Коммуна” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Кильдураз” бүлеге; 3. Исайчева Татьяна Михайловна – Түбән Кама районы “Бәхетле Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Харьков технологиясе буенча: 1. Гыймадиева Людмила Николаевна – Сарман районы “Җәлил исемендәге агрофирма” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Ләшәү Тамак бүлеге; 2. Йосыпов Гомәр Минсабир улы – Нурлат районы “Агромир” сәүдә йорты җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте; 3. Золотарева Ирина Викторовна – Баулы районы Миңнуллин крестьян-фермер хуҗалыгы.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов конкурсның гадел үтүенә басым ясады:

“Конкурсны уздырганда, судьяларга катгый инструкция бирдек – беркемне дә якламаска! Көтәләр бит инде – бу район сөтне күп сава, бозаулары күп була, нәсел хуҗалыклары да бар, шулар җиңәргә тиеш дип уйлыйлардыр, бу бигрәк тә төньяк районнарга карый... Әмма андый яклау юк. Гел шулай булды. Бәхәс килеп чыкмасын өчен, видеокамералар куябыз. Былтыр Питрәчтә сыер савучылар конкурсын уздырдык, берничә тапкыр чемпион булган Мамадыштан килгән савучыбыз гади генә ялгышы белән төшеп калды. Кулыннан детальне төшереп җибәрде – ничәдер секундын югалтты. Барысы да гадел, мин ул яктан бик катгый. Шуңа күрә беркем дә үпкәләп кайтып китмәде. Судьялар янына беркемне дә җибәрмибез. Әтнә районыннан озак еллар эшләгән мөхтәрәм 64 яшьлек технолог төшеп калды, үзе дә җиңелгәнен таныды. Үземнең гаеп булды диде. Тегенди мондый әйбер булмаячак.Быел беркем дә Сарманны да, Кайбычны да җиңүче булыр дип көтмәде. 2 нче, 3 нче урынны алганнар да әллә ни сөтле районнар түгел – Баулы, Түбән Кама... “

Нәҗип Хаҗипов әйтүенчә, бу конкурста катнашу хокукына ия булу өчен төп күрсәткечләрнең берсе – хезмәт күрсәткече. Ел буена күпме бозау алганы, эш стажы карала. Ә конкурс вакытында технолог судьялар күз алдында үз эшен оста һәм тиз итеп эшләп күрсәтергә тиеш.

“Приборлар һәм тере сыер куела. Кул белән керергә һәм каплатырга кирәк. Вакыты куелган. Критерийлары билгеле. Иң мөһиме – ул манекенда түгел, басып торган тере сыерда эшләнә”.

Министр урынбасары әйтүенчә, бу конкурсларда төп җиңүчеләр генә билгеләнеп калмый, республика конкурсында катнашучыларның һәрберсе бүләк ала.

“Номинацияләр күп. Сыер савучылар конкурсында да без шулай эшләдек. Иң стажлы, иң күп балалы әни. Иң күп балалы әтиләр дә бар иде. Озын чәч, алтын чәч, көдрә чәч, Конкурсның миссы, иң яше, иң өлкәне, иң күп катнашканы. Спонсорларыбыз да ул яктан Аллага шөкер төртеп екканнары юк - “Ак барс”, Шәрәпов, Габделхәй Йосыпович башкалар, кайсы ун, кайсы унбиш мең ярдәм итәләр, оештырган район да тырыша, үзебезнең бюджет да 1,5 миллион. Киткәндә һәрберсенә нормаль бүләк биреп кайтарабыз, концертларын куябыз. Мин җиңелгән кешеләр бар дип әйтәсем дә килми, районда ул болай да чемпион булган, монда “олимпийский” – катнашалар, бер-берсен күрәләр. Артистларны чакырабыз, быел Зөлфәт Зиннуров алып барды, былтыр Җәвит Шакиров килгән иде. Күңелле итеп оештырабыз”.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев