Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда ярты елда 37 миллионнан артык электрон хезмәт күрсәтелгән

2016 елның 6 аенда Татарстанда 37,5 млн га якын электрон хезмәт күрсәтелгән. Бу узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда 50 процентка артыграк дигән сүз. Бүген бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. 1,98 млн кеше электрон гариза биргән, узган ел белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч 74 процентка арткан. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар булу-булмау, балалар бакчаларына чират, баланың мәктәптәге өлгереше турында мәгълүмат алу 32 процентка күбәеп, 23,9 млн га җиткән. Электрон түләүләр ике тапкырдан күбрәккә үскән: гомум сумма 5 млрд 116 млн сумнан арктан. Чагыштыру өчен - былтыр әлеге күрсәткеч ел буена 6 млрд сум тәшкил иткән булган. 1 июльдән дәүләт хезмәтләре порталында балалар бакчасы өчен ата-аналар түләгән акчага төп һәм өстәмә компенсация билгеләү буенча электрон хезмәт пәйда булган. Хәзер гариза бирү өчен социаль яклау органнарына барып йөрергә кирәкми. Әлеге хезмәттән Татарстанның 100 меңнән артык кешесе файдана. Шулай ук 1 июльдән ЗАГС мәгълүматларын сорап алу  механизмы да эшли башлаган. Чыгыш ясаучы ТР дәүләт хезмәтләре порталыннан хәйрия максатларында файдаланып булу мөмкинлеген дә искәртте. Болгар ислам академиясее төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын төзекләндерүгә хәйрия кертемнәре моңа мисал булып тора. 20 июньнән башлап портал аша 300 мең сумнан артык акча күчерелде, дип өстәде Р.Шәйхетдинов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев