Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстанда төшерелгән фильмнар да төрле илләрдә күрсәтелсен иде" - Миләүшә Айтуганова

Киләчәктә төрки дөнья фильмнары каталогы оештырылырга мөмкин. Бу төрки дөнья фильмнары прокатын киңәйтергә һәм фестиваль киносын үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта “ТатарКино” оешмасы директоры Миләүшә Айтуганованың «Төрки дөнья» документаль кино фестивалендә катнашуы нәтиҗәләре буенча, оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә. Искәртеп үтәбез, «Төрки дөнья» фестивален Төркия журналистлары федерациясе оештыра. Ул быел Истанбулда үтте. Фестивальнең максаты – төрки дөньяның документалистларын берләштерү. Фестиваль кысаларында төрки дөнья киносы ассоциациясе төзелде. Аның президиумына Россия, Төрекмәнстан, Азәрбәйҗан, Казахстан, Кыргызстан һәм Төркия вәкилләре кертелде. Россия һәм Татарстан вәкиле буларак Миләүшә Айтуганова да Ассоциация президиумына сайланды. Төрки дөнья киносы ассоциациясе үз алдына төрки дөнья кинематографистларын берләштерү һәм аларның хезмәттәшлегенә юл ачу өчен махсус сайт ачу һәм каталог булдыру бурычын куя. “Алга таба ассоциация аша әлеге фильмнарны төрле илләрдә күрсәтү турында сөйләшүләр алып барырга мөмкинлек булачак, - дип ачыклык кертә Миләүшә Айтуганова. – Фильмотекада гел яңа фильмнар булырга тиеш түгел, төрле илләрдә бай кинофонд сакланган, ул фильмнарны карау мөмкинлеге юк. Төрле илләрдә кино атналыклары үткәреп, үзара тәҗрибә уртаклашырга да мөмкин. Казанда андый атналыклар еш үткәрелә, Татарстанда төшерелгән фильмнар да төрле илләрдә күрсәтелсен иде. Безнең хәзер күрсәтерлек кинобыз бар”.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев