Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык акчасына 3 китап нәшер ителәчәк

Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык социаль әһәмияткә ия әдәбият нәшер итүгә "Россия мәдәнияте (2012-2018 еллар)" федераль программасын тормышка ашыру кысаларында субсидия биреләсе оешмалар исемлеген раслады. Исемлек оешма карары белән нигезләнгән. Татарстан китап нәшрияты шулай ук әлеге исемлеккә кертелгән. Агентлык акчасына 3 китап бастырылачак. Берсе - балалар өчен "Сказки народов Татарстана" әкиятләр китабы. Шулай ук язучы Айдар Хәлимнең Рейхстаг гөмбәзенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаган Гази Заһитовның тормышына һәм сугышчан юлына багышлап иҗат иткән "Татар солдаты" тарихи-документаль романын һәм башлангыч мәктәп балалар өчен "Наследники Джалиля" китабын бастыру турында сүз бара. Соңгысы, атамасыннан ук аңлашылганча, Советлар Союзы Герое, патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә багышана. Биредә аның шигырьләре, биографиясе, кулъязмалары, фотографияләре, шул исәптән "Моабит дәфтәрләре"нең төп нөсхәсе фотосы һ.б.лар туплана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев