Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда кайбер укучыларны 10нчы сыйныфка кабул итәргә теләмиләр

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына гражданнардан мәктәпләрнең 10 нчы сыйныфка укучылар кабул итүдән баш тартуы  турында мөрәҗәгатьләр күп килгән.  Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. Бу вәзгыятькә бәйле рәвештә, ТР муниципаль берәмлекләренең мәгариф бүлекләре башлыклары 9нчы сыйныфларны тәмамлаучылар һәм аларның әти-әниләре белән аңлату эшләре үткәрергә кушылган. Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, "Россия Федерациясендә мәгариф турында"гы Федераль законның 5нче маддәсенең 3нче пункты нигезендә, Россиядә һәркемнең бушлай урта гомум белеме алуы гарантияләнә. Шул рәвешле, мәктәп директорлары теләүчеләрне 10нчы сыйныфка укырга кабул итәргә тиеш. Ә профиль сыйныфларга кабул иткән вакытта гомум белем бирү оешмасы устав һәм "Укучыларны профиль 10 сыйныфларына кабул итү турындагы нигезләмә" актына нигезләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев