Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда һәр эшсезгә - 2-3 вакансия

Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән 15 мең 400 кеше эшсез санала. Һәр эшсезгә 2-3 вакансия туры килә. Әлеге мәгълүматларны бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган видеоконференциядә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җиткерде. “Работа в России” сайтында Татарстан халкы өчен мәшгульлек үзәкләрендә якынча 35 мең вакансия тәкъдим ителгән. “Эш урыннары бик күп. Бер кешегә 2,5 -3 тәкъдим”, - диде министр. Эльмира Зарипова әйтүенчә, Татарстанда төрле хезмәт миграциясе күзәтелә. “Әле моннан бер 10 ел элек кенә авыл шәһәргә күченә дия идек. Хәзер алай түгел. Бүген районнарда сәнәгать мәйданчыклары оеша. Авыл җирлегенә инвесторлар килә. Еш кына биредә инфраструктур объектларга арзанрак бәя куела, эшчеләр көче дә арзанрак”, - диде ул. Татарстанда халыкның мәшгульлеген кайгырту йөзеннән эшләнгән программа кысаларында, ел саен инвалидларны эш урыннары белән тәэмин итүгә акча карала. Быел да физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру буенча чаралар каралган. Мәсәлән, хосусый бизнесын ачарга теләгән инвалидларга 72 мең сумнан артык субсидия бүлеп бирелә. Шул рәвешле, аларның бизнес-план төзү мөмкинлеге туа. Мөмкинлекләре чикле затлар өчен эш урыннарына квоталар карала. Махсус җиһазландырылган эш урыннары булдырыла. Фәрман нигезендә, бу максатларга 117 мең сум акча бүлеп бирелә. Эльмира Зарипова федераль Хөкүмәт тарафыннан кабул ителә торган кризиска каршы программада да ялгызы бала үстерүчеләрне, күп балалы гаиләләрне, инвалидларны эш белән тәэмин итү буенча аерым чаралар булуын искәртте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев