Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда ат асраучы шәхси хуҗалыкларга акчалата ярдәм күрсәтелә

Татарстан Республикасында шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтү дәвам итә дип хәбәр итә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайты. Ведомство ат асраучы хуҗалыкларга да акчалата ярдәм күрсәтелүен искәртә. 2016 елда хуҗалыкларга өч яшьтән олырак атларны асрау өчен терлек азыгы сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлеше субсидияләнә. Чараның максаты - әлеге хайваннарның баш санын саклап калу. Бер баш атка 3 мең сум субсидия бирелә. Ярдәмнең күләме терлек азыгы сатып алуга киткән чыгымның 70 процентыннан артырга тиеш түгел. Субсиядине алу өчен атлар 2016 елның 1 гыйнварына шәхси-ярдәмче хуҗалыкларны теркәү кенәгәсендә күрсәтелгән булырга тиеш. Шулай ук терлек азыгын сатып алуны раслаучы доументлар һәм хайваннарны 2016 елның 31 декабренә кадәр саклап калу буенча йөкләмә булу да мәҗбүри. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларга 810 мең сум акча түләнгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X