Татарстан язучылары Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгать әзерли

Татарстан Язучылар берлеге үзенең соңгы идарә утырышын туган телне саклап калу проблемаларына багышлады – язучылар депутатларга һәм башка төбәкләрдәге каләмдәшләренә, башка иҗат берлекләренә мөрәҗәгать белән чыгарга әзерләнә. Утырышка килгән кырыклап язучы алдында галим, мәгариф белгече Марат Лотфуллин һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарихчы Айрат Фәйзрахманов чыгыш ясап, бүгенге вазгыятьне аңлатып үттеләр, язучыларның сорауларына җавап бирде. Очрашуның форматы киңәйтелгән идарә утырышы булса да, Берлек рәисе Данил Салихов аларның биредә бөтенесе дә булмавын, әмма бу очракта моның мәҗбүри түгеллеген әйтеп узды. Ул Язучылар берлеге идарәсенең җәйге каникулларга китәчәген һәм яллар алдыннан бу сезонда соңгы җыелуларын билгеләп үтте. Шундый ук җыелышларның Чаллы һәм Әлмәт язучылары бүлекләрендә барганлыгын хәбәр итте. «Без бу сезонда идарәнең соңгы җыелышына җыелдык. Каникулга бик матур итеп китәсе килгән иде. Үзегез беләсез, бүгенге көндә милләт язмышы, тел мәсьәләсе бик җитди тора. Без тел мәсьәләсендә үз сүзебезне әйтмәсәк, федераль законнарны бозмауларын теләп үз фикеребезне җиткермәсәк, бу бер дә дөрес булмас иде. Бүгенге көндә безнең 335 язучыбыз булса, аларның кимендә ике генә баласы булса да, алар оныклары белән күпмегә җыела. Шушы халык бүген авыз ачып утырырга тиеш түгел, - диде ул. - Бу җыелуыбызның сәбәбе – сез бер федераль законны да бозмыйча, бер милләтне дә рәнҗетмичә, үз сүзегезне әйтергә тиештер. Бик күп хатлар Мәскәүнең кирәкле органнарына кереп бара. Бүгенгесе көндә Татарстан гына түгел, башка республикалар да кушыла. Рәхим итегез, ике микрофон эшли – һәр кеше ярсымыйча, ямьсезләнмичә үз фикерен әйтә ала. Һәр әйтелгән сүзебез, язучы дәрәҗәсендә, аңлы кеше дәрәҗәсендә булырга тиеш. Сез бу мәсьәләдә балаларыгыз, туганнарыгыз, бөтен нәселегез белән эш алып барырга тиешсез». Марат Лотфуллин туган телләр укытуның мәгариф системасыннан төшеп калу куркынычын җентекләп аңлатты, тел мәсьәләсен гаиләгә генә йөкләп калдырырга ярамавын ассызыклады. “Мәктәп – комбайн, гаилә калган башакларны гына җыючы”, - диде ул. “Туган телләрне сайлау иреге кертелә. Туган тел – әти теле, әни теле диләр. Туган тел ул – әби теле дә түгел, бабай теле дә түгел, ул халык теле. Туган тел аерым кешенеке түгел, халыкныкы”, - диде Марат Лотфуллин. Айрат Фәйзрахманов тел мәсьәләсенә кагылышлы инициатив төркем барлыкка китерелүе һәм шул җәһәттән ниләр эшләнүе һәм эшләргә кирәкле турында аңлатты. “Президент исеменә мөрәҗәгать булдырылды, петиция кабул ителде. Ул электрон вариантта һәм анда 45 мең кеше үз имзасын куйды. Максатыбыз – санны 100 меңгә җиткерү. Анда Татарстан әле аз катнаша, - диде ул. – Без республикалар бу мөрәҗәгатьне хуплый дигән сүзебезне җиткерергә тиешбез”. “Сез - язучылар, башка республикадагы каләмдәшләрегез булса, аларның активлашуын сорагыз, зинһар. Хатлар күбрәк язылсын. Сез халык сүзен җиткерүче шәхесләр, сез хатлар языгыз, - диде Айрат Фәйзрахманов. - Кызганыч, әле Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан ниндидер тавышлар ишетелми. Аларны да селкетеп алсагыз иде. Бөек шәхесләребез әле бик кулларын куймыйлар”. Ике микрофон куелган булса да, язучылар чыгып үз фикерләрен әйтмәделәр. Данил Салихов һәр язучыдан “Россия конституциясенең бозылмавын сорыйбыз”, дигән хат язуны сорады. Ә язучылар әзерләнгән хатны укуны сорады. Хатның чыннан да эшче төркем тарафынанн әзерләнгәнлеге билгеле булды. Рус телендә язылган мөрәҗәгатьне язучы Әнәс Хәсәнов укып чыкты. Данил Салихов язучылар мөрәҗәгатен Россия Дәүләт Думасы депутатларына, Татарстанның иҗади берлекләренә һәм төрле республикалардагы каләмдәшләренә юлланачагын әйтте. Әлегә журналистларга мөрәҗәгать тексты бирелмәде.

Татар-информ

Автор: Рузилә Мөхәммәтова Фото: архив/Михаил Захаров 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: