Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Язучылар берлегенең XVIII корылтаенда рәис һәм идарә сайланачак

Иртәгә сәгать 10да “Казан” милли мәдәният үзәгендә Татарстан Язучылар берлегенең XVIII корылтае була. Бу хакта әлеге иҗади берлекнең матбугат хезмәтендә ачыклык кертелде. Көн тәртибенә 6 мәсьәлә чыгарыла. Башта ике корылтай арасында башкарылган эш турында берлек рәисе Рафис Корбанов, ревизия комиссиясе хисаплары ясала. Докладлар буенча фикер алышулардан соң, Язучылар берлеге Уставына үзгәрешләр кертү, берлек рәисен һәм яңа идарә сайлау ниятләнә. Башкарылган эшләргә хисап аерым брошюра рәвешендә корылтай башланганчы теркәлү вакытында кулга биреләчәк. Искәртеп үтик: корылтай башта 25 майга билгеләнгән иде, республика җитәкчелегенең катнашу мөмкинлеге булмау сәбәпле, дип, ул 16 июньгә күчерелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев