Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе дебатлар өчен эфир вакыты билгеләде

Бүген Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе «Татарстан» ДТРК һәм «ТНВ» ААҖ республика телерадиотапшырулар оешмалары белән бергә туры эфирда уртак агитация чаралары өчен бушлай эфир вакыты буенча җирәбә салды. Бу Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлавында катнашучы теркәлгән партияләр һәм кандидатлар арасында дебатлар вакыты билгеләнде. Җирәбә салуда 14 сәяси партиянең унысы вәкилләре, шулай ук Дәүләт Думасына депутатлыкка теркәлгән 21 кандидат катнашты. Партияләр арасында дебатлар өчен эфир вакыты Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар федераль исемлегенә теркәлү тәртибенә туры килгән чират буенча башкарылды, ә теркәлгән кандидатлар арасында - һәр сайлау округы буенча алфавит тәртибендә. Бушлай эфир вакыты массакүләм мәгълүмат чараларының 5 мәйданында биреләчәк, шул иәсптән «Россия-1», «Россия-24» һәм «Радио России», шулай ук «ТНВ» һәм «Болгар радиосы»нда. «Татарстан» ДТРК филиалы иң күп эфир вакыты - 1620 минут бирә, ягъни телерадиокомпаниянең һәр мәгълүмат чарасына 540 ар минут, дип белдерде «Татарстан» ДТРК филиалы директоры Фирдүс Гыймалтдинов. «ТНВ» ААҖ генераль директорының мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары Мәдинә Тимерҗанова сүзләренчә, аларның мәйданчыкларында дебатта һәр катнашучыга агитация кампаниясенең ике этабында 5 әр минут эфир вакыты биреләчәк. «Татарстан» ДТРК филиалы мәйданчыгында дебатлар 22, 24, 31 августта һәм 5, 7, 14 сентябрьдә сәяси партияләр арасында гына үткәреләчәк. Бер мандатлылар теледебатларда катнаша алмый, чөнки республикада алар бик күп. Шулай да алар чыгыш ясарга яки видеороликлар урнаштыру хокукына ия. Сәяси партияләр кандидатлары һәм Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар "Татарстан" ДТРК филиалы мәйданчыкларында ике тапкыр очрашачак: «Россия-1» телеканалында – 9.00- 10.00, «Россия-24» – 11.00-12.00, «Радио России» – 21.00-22.00. "ТНВ" телеканалында дебатлар һәм чыгышлар көн саен 17.50 сәгатьтә башлана, ә "Болгар радиосы"нда - 11.10. "Чыгышлар, бушлай агитация, видеороликлар берәр көн "Татарстан" ДТРК тапшырулары арасында урнаштырылачак. Җирәбә нәтиҗәләре буенча сайлау кампаниясенең беренче һәм икенче өлешенә дә эләксен, бөтен сайлау алды кампаниясе дәвамында тигез бүленсен өчен шулай эшләдек", дип билгеләп үтте Фирдус Гыймалтдинов. Искәртеп үтик: быелдан теркәлгән сәяси партияләр һәм җиденче чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар дебатларда катнашырга тиеш. 16 сентябрьгә кадәрге чорда һәр партиягә 5 минуттан аз гына артык эфир вакыты биреләчәк. Дебатлар барлык катнашучыларга да тигез хокук һәм һәр партиягә үз программасын сайлаучыга җиткерү мөмкинлеге бирә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев