Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан укытучыларына бушлай элктрон дәреслекләр тапшырылган

Татарстанның 200дән артык мәктәбенә 7-9 сыйныф укучылары өчен электрон дәреслекләр өчен 180 меңләп лицензия бирелде.

Инде бу уку елында ук укучылар рус теле, әдәбият, инглиз теле, немец теле, француз теле, Россия һәм гомуми тарих, җәмгыять белеме, география, алгебра, геометрия, физика, биология, химия, сынлы сәнгать, музыка, физик культура, тормыш иминлеге нигезләре буенча электрон дәреслекләрдән файдалана алачак.

Моннан тыш, 70 меңгә якын электрон дәреслекләр лицензиясе Татарстан укытучыларына да тапшырылды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтеннән ачыклык кертүләренчә, 20 сентябрьдә аларны электрон материал белән эшләргә өйрәтүче укулар да узган. Электрон әдәбиятны китерү һәм укытучыларны укытуны "Мәгариф" нәшрияты түләүсез рәвештә башкарган.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев