Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Республикасының дәүләт музейларында туристларга мәгълүмат дүрт телдә тәкъдим ителәчәк

Татарстан Республикасында дәүләт музейлары һәм музей-тыюлыкларында тиздән туристларга бөтен мәгълүмат дүрт телдә – рус, татар, инглиз һәм кытайча тәкъдим ителә башлаячак. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетының уртак боерыгы бар. Һәм ул боерык Татарстан Республикасы Хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырылган. Әлеге боерык нигезендә Татарстан Республикасында дәүләт музейлары һәм музей-тыюлыклары эшчәнлеген оештыруның минималь таләпләре расланган. Музейлар һәм музей тыюлыклар бу таләпләрне гамәлгә ашыру сметасын санап чыгарырга тиешләр. Расланган таләпләр нигезендә Татарстан Республикасында дәүләт музейлары һәм музей-тыюлыкларында урын карталары, брошюралар, юл күрсәткечләре, җирле истәлекле урыннар билгеләнгән һәм Татарстан Республикасының туристлык мөмкинлекләре турында башка мәгълүмат бирелгән карта-схемалар, алда көтелгән мәдәни-күңел ачу чаралары турында афишалар (программалар) туристларга дүрт телдә – рус, татар, инглиз һәм кытайча тәкъдим ителергә тиеш. Экспонатларның аңлатмасы да дүрт телдә язып куелачак. Шунысы да игътибарга лаек, Татарстан Республикасы дәүләт музейлары һәм музей-тыюлыкларының интернеттагы рәсми сайтларында мәгълүмат рус, татар, инглиз һәм кытай телләрендә урнаштырылырга тиеш була. Татарстан Республикасында дәүләт музейлары һәм музей-тыюлыклар эшчәнлеген оештыруга минималь таләпләрдә музейларларда wi-fi булуы, банк карточкалары белән түләү мөмкинлеге һәм велосипед кую урыннары ясау таләпләре каралган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев